«Сезнең улыгыз герой”: кечкенә малай янгыннан картәтисен коткармакчы була

-- Лейла

Үзенең “Вконтакте” битендә 6 яшьлек Святославның (ул әле тәненең 90% пешү сәбәпле Түбән Новгород пешүләр үзәгендә) әнисе вакыйганың ничек булуын сөйләде.

Малай картәнисе һәм картәтисе карамагында дачада була. Шаһитлар сөйләвенчә, малай картәтисе белән мунча ягарга китә. Әмма өлкән кеше кисәк кенә үзен начар хис итә һәм һушын югалтып егыла. Мөгаен, бу хәл мичкә якканда булгандыр. Батыр Святослав картәтисен ялгызы калдырасы килми, ул аны мунчадан сөйрәп алып чыкмакчы була, ләкин санаулы секундлар эчендә аның үзенә дә ут каба. Картәнисе бу вакытта кичке аш әзерләгән булган. Үзен ялкын ялмап алган малай мунчадан йөгереп чыга һәм ярдәмгә чакыра. Нәнәсе аны сүндерергә тырыша. Ләкин инде соң була. Нәтиҗәдә,  картәти кеше шунда ук үлә, ә малайның тәненең — 90%, тын юлларының 15-20% пешә. Ашыгыч ярдәм килгәндә Святослав шок хәлендә була. Петрозавдскидан очкан чакта малайның әти-әниләреннән: “ Ә сез балагызның герой икәнен беләсезме?” – дип сорыйлар.
Малайның хәле авыр, ул ясалма сулыш вентиляциясендә, медикаментоз комада дәваханәдә ята.
Әти-әнисенә Ходай сабырлыклар бирсен инде, ә малайның савыгып чыгуын телибез!

Чыганак:  Өмет

Бәйле