Ландыш Нигъмәтҗанова: «Түз, улым»

-- Alfia

// Татар Тудей //

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова истаграмында балалары төшкән чираттагы кызыклы видеоны урнаштырды.

Әлеге видеода Ләйлә Гомәрнең чәчен үрмәкче була. Ә Гомәр исә: «Мин бит кыз түгел», — ди.  Шул уңайдан, җырчы да үзенең балачагын искә төшерә, алар да апасы белән икәү энеләрен кызлар кебек киендереп уйнаганнар, табиб булып уйнаганда, уколлар да кадап бетергәннәр икән. «Гомәр, түз», — ди ул улына.

 

Мәгълүмат Ландыш Нигъмәтҗанованың инстаграмыннан

Бәйле