Татарстанда банк филиалы офис директоры 200 млн сум акча урлый

-- Лейла

Директор кассир белән бергә  чын акчаларны муляжга алыштыра.

Татарстанда 200 млн. сумнан артык акча урлауда гаепләнүче банк филиалының операция офисы директорын хөкем итәчәкләр. Тикшерү версиясе буенча, 2017 елның 6 декабреннән 2018 елның 18 сентябренә кадәр 41 яшьлек директор, үз хезмәт вазифасыннан файдаланып, банк саклагычыннан 220 млн сумнан артык акча урлауны оештырган. Аңа бу эштә операция офисының баш кассиры ярдәм итә. Хатын, аның күрсәтмәсе буенча, валюталарны алыштыру буенча ялган касса операцияләре үткәргән, шуннан соң акча алган һәм аларны банкнот муляжлары белән алмаштырган.

Узган елның сентябрь аенда ул эзләнүгә игълан ителгән булган. Агымдагы елның июлендә ул Новороссийскида (Краснодар крае) тоткарлана. Җинаять эше Вахитов район судына җибәреләчәк.

Чыганак: kazan.mk.ru

Бәйле