Чаллыда 10 яшьлек мәктәп укучысы бармагының бер өлешен өздерә

-- Alfia

Чаллыда 10 яшьлек малай бармагының бер өлешен өздергән. Бу хәбәрне Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгында расладылар.

“Малай Кама балалар медицина үзәгенә әтисе белән килгән. Аңа медицина ярдәме күрсәткәннәр. Баланы хастаханәгә салганнар. Гомуми хәле тотрыклы дип бәяләнә”, — диде министрлыкның матбугат сәркатибе Әлфия Хәсәнова.

Бу хәл 6 сентябрьдә, дәрестән тыш вакытта булган.

Баланың бармагын ни рәвешле өздергәне әлегә билгесез.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле