Ярты ел элек югалган бала табыла. Ул кайда булган?

-- Лейла

Уфада югалган 15 яшьлек үсмерне каян гына эзләмәделәр.

23 мартта Даша укырга киткән һәм лицейдан юк булган. Туганнары полициягә һәм волонтерларга да мөрәҗәгать иткән. Кайгылы ана хәтта экстрасенсларга да барган, ләкин файдасы булмаган.

Оперативниклар Дашаның телефон номеры аша да берни таба алмаган, “ВКонтакте” бите дә ярдәм итмәгән.

Имин һәм хәлле гаиләдә тәрбияләнгән кыз кая булырга мөмкин? Ул федераль эзләүгә бирелә.

Һәм менә Даша Краснодар краенда табылган. Үсмер анда ничек барып чыкккандыр, әлегә билгесез.
Чыганак: www.ufa.kp.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий