Илһам Шакиров & Әлфия Авзалова Филүс Каһировка «…малае» дигәннәр? Ришат Төхвәтуллин белән «конфликт» кайда була? [видео]

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров белән зур әңгәмәне  дәвам иттерәбез. Әлеге өзектә аның ничек Ваһапов фондына килеп эләгүен, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек милләтнең бөек шәхесләре белән күрешкән мизгелләрен искә алдык.

– Син сәхнәгә җитди җырлар белән күтәрелдең, җырчыларны җиңел пародиялисең, нишләп шулай капма-каршылык ул?

– Кечкенә чакта минем актер буласым килә иде. Укыганда фольклор бүлегендә укыдым, кыска спектакльләр куя идек. Монда укыганда да, җырчылар белән аралашканда да тәҗрибә җыйганмындыр инде. Сәхнә образым классик җырлардан башланып китте бит. Музыка училищесыннан ук шулай инде. Укырга кергәч, беренче курстан ук конкурска йөртә башлады укытучым, анда катнашу өчен халык җырлары, классик җырлар кирәк иде. Рөстәм Маликов дигән шәхесне белми идем. Ул конкурста жюри әгъзасы булды һәм безнең алда Салават ариясен башкарды. Менә ничек җырларга кирәк икән дип, һушларым китеп тыңладым! Шул чакта мөгаен, классикага мөкиббән киттем.

– 16-17 яшьтәме?

– Әйе. Телевидение аша мондый җырлар юк бит инде, күбрәк эстрада. Менә кеше нинди дәрәҗәдә башкару осталыгын җиткерә икән дип шаккаттым. Шул чакта гашыйк булдым арияләргә, классик җырларга.

– Шуннан тыңлый башладыңмы?

– Тыңладым дип, хәзерге кебек мөмкинлекләр юк иде бит. Интернет юк, диск юк. Бәлки, Казан, Уфа кебек шәһәрләрдә булгандыр инде. Кассетада нинди җыр табасың, шуны тыңлыйсың.

Дустым Алик Мәхмүтов, ул Уфада конкурслар алып бара иде, «Шәрыкъ» радиосында эшләде, миңа бик күп җырчыларның язмаларын туплап бирде. 150 ләп җыр — Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Зилә Сөнәгатуллинаның. Казанда яшәгән чор, арендага алынган фатирда җыештырганда, ашарга пешергәндә тыңлап өйрәндем. Ул база бик булыша.

– Ваһапов фондына ничек килдең? Салават Фәтхетдинов чакырган, Айдар Галимов белән дә эшләп китәргә була кебек…

– Дөрес, Салават абый Татар җырында чакырган иде. Училищедагы укытучым Зилә Сөнәгатуллина классына, консерваториягә укырга кер дип, киңәш бирде. Килдем, ышанмыйм, кем алсын инде, фольклор бүлеген тәмамлап. Бюджетка, түләүсез үттем! Хәзер укырга керү хаклары арткан дип ишеттем, 250 меңгә җиткән ди мәдәният университетында уку. Кемнең акчасы бар, радио-телевидениедән әйләндерәләр. Хәзер башыннан ук шундыйга әверелә икән.

Консерваториягә укырга кердем, Зилә Даяновна Ульяновскийда фестиваль була диде. Анда Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова катнаша диделәр, мин аларны күрергә дип бардым. Бер автобус артистлар белән бардым, шаклар катып. Бу Рәшит Ваһапов фестивале булып чыкты. Мин чыгып җырладым Ваһапов репертуарыннан “Китмә сандугачым” белән татар халык җыры “Урман”ны. 2006 ел, 20 яшь булган, халык дәррәү алкышлап кабул итте.

– Сиңа классик җырларны башкару кыенмы, җырлаганда нык тирләп чыгасың. Илһам абыйның җырларын башкарганда ул үткән юлларны уйда үтәсеңме? Сүз уңаеннан, беренче тапкыр аны тереләй күрү кайда булды? 

– Белмим, чыгам да җырлыйм, классик әсәр дип башкарам. «Урман»ны башкарганда, ул урманга кереп чыгасың, билгеле. Ульяновскийда, шул фестивальгә әйләнеп кайтыйк әле. Гриммеркада Илһам Шакиров утыра. Мин кергәнче, каян, кем икәнемне белешкән. Әңгәмәнең азагын гына ишеттем, Башкортстан татарының хәлен белер өчен, татар булып, Башкортстанда яшәргә кирәк дигәнен генә. Мин авылдан чыктым, безнең авыл татарлар үзәге, ниндидер кысрыклау булмады. Октябрьский Татарстан чигендә урнашкан, шунда укыдым. Анда да татарлар белән аралаштым.

– Читләү булмады инде…

– Уфага барып укысаң, бәлки, тояр идең. Уфада барысы да бар. Башкортстанның башкортлар яшәгән Зиянчура, Хәйбулла, Әбҗәлил районнары бар. Ике милләт сәнгатен тыңлап үстек, озын көй дигән нәрсә бар башкортта. Бер авазны ярты минут сузып торалар. Тын, бормалар, диапозон – яхшы мәктәп. Бер колакта башкорт җыры булса икенчесендә – татарныкы. Халыкта да бар бит инде шундый сүз, җырчылар Башкортстаннан чыга.

– Син башкорт, мин татар дип аеру, без яхшырак дип көнләшү бармы ?

– Сәнгать кешеләре арасында андый нәрсә сизмәдем, күрмәдем.

– Башкортлаштыру…

– Анысы булды, телевидениегә җырны башкортча җырларга кирәк булды. Мин моны әллә нигә күрмим, Америкада алты телдә җырладым.

– Илһам Шакиров тагын нәрсә әйтте?

– Анда мин гомумән сөйләшмәдем. Чыгышлар тәмам, артистларга өстәл әзерләгәннәр. Их, Илһам абыйга берне җырлап күрсәтер идем дип уйлап утырдым. Сүзен ишетәсе килә бит! “Җанкай-җанаш” җырын башкаруын теләр идем дип сорады алып баручыбыз Луара Шакирҗанова. Менә шул сүзне көтеп утырдым. Башка табын артында сорасалар, җырларга теләмәс тә идем. Рөстәм абый Вәлиев уйнап җибәрде, җырладым. “Кулыңнан килә дип”, дип куйды Илһам абый. Миңа шул сүзе яңа сулыш өрде. Аннары озак кына мине хәтерендә калдыра алмады ул. Узып барганда, “Кем әле син?” дия, исемемне әйткәч, “Ә чәчен алга тараган чуваш малаемы?” ди. Модасы шул иде бит, чәч үстерү иде. Аннан соң Рәшит Ваһапов конкурсында катнашып, гран-при алдым, бүләге машина бит инде. Җиделе жигули машинасы ачкычларын Илһам абый кулыннан алдым. Шунда сәхнәдән ни әйтер микән дип көттем, “Үткән-сүткәндә мине дә утыртырсың!” – диде. Чынлыкта, кайсыдыр бер концерттан соң шул машинага утыртып, өенә кадәр илттем, гозерен үтәдем.

– Әлфия апа белән сөйләшүләр булдымы?

– Аның белән шаяртып кына сөйләшеп була иде бит. Миңа җитдисен, артыгын сөйләмисең диләр. Әлфия апа халыкчан, Илһам абый җитди итеп җырлый, сәхнә артында мәзәкләр белән көлдерә иде. Шулай булмаса күңелсез булыр иде, арытыр иде мөгаен.

– Нигә үзеңнең видеоблогыңны эшләмисең, мәзәк вакытларыңны күбрәк күрсәтмисең?

– Социаль челтәрләр бар бит инде, хатын төшер ди, сүгә. Ул сүккәннән соң гына, күңеле булсын дип төшереп куям инде аны.

– Әлфия апага кире кайтсак …

– Бер Мамадыш ягына концертка китеп барабыз, анда бар бит инде, ашый торган җир, апалар бәлешен, сумсасын, өчпочмагын сатып тора бит инде. Төштем дә, Әлфия апа басып тора. Исәнләштем дә, әллә таныды ул мине, әллә танымады да ул вакытта “Энекәш, мин бит Себергә барам, себерелеп кайтам әле!” – ди. Салават абый концерты белән йөргән чагы иде. “Мине таныйсыңмы соң?” димен, Илһам абыйча, “Таныйм, чуваш малае димәсенме!” Шулай итеп, чуваш малае дип исем кушканнар иде.

– Нәрсә бирде соң Ваһапов фестивалендә җиңү?

– Таный башладылар, минем турыда сөйли башладылар. Яшь җырчы. Шушы фондның җитәкчесе Рифат Фәттахов миңа эш, контракт тәкъдим итте.

– Ничә елга инде?

– Башта өч ел, аннан кризис дип.. Алты елга сузылды бугай.

– Аннан Ришат Төхвәтуллин килдеме. Сезне фондның иң җете йолдызлары диләр иде. Хәзер күзәтеп барасыңмы аларны?

– Ришат белән ике еллап концертлар куеп йөрдек әле. Йолдызлар бетте дип инде, әйе, күзәтеп барам, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбасов, Азат Абитов — матур тавышлары.

– Үзеңне ничек бәялисең? Тормышта Әлфия апа, Илһам абыйлар белән очрашу болай да мөмкин булыр иде кебек. Ник Салават абый белән эшләп китмәдең?

– Минем уку йорты сайланган иде бит инде. Ә эшләү, 22 яшьтә беренче концерт, беренче концертка Миңтимер Шәрипович килде.

– Сәкинә апа беләнме?

– Әйе. Бәлки, Миңтимер Шәриповичның килүе Сәкинә апа белән күбрәк бәйле булгандыр дип уйлыйм. Ул сәнгать, милләт өчен җан атып, кызыксынып күзәтеп бара иде бит. Телевидениедә күреп калгандыр, дәүләт концертларында да катнаша идем.

– Син аларның күзәтүен тоя идеңме? Каушатмый идеме?

– Аларга чыгып җырларга рәхәт. Безнең якта андыйлар турында ипи өсте диләр. Кемнәндер өркәсең, ничек җырларга дисең. Алар каршында җырлау да матуррак чыга, алар матур итеп, яратып карыйлар.

– Рөстәм Миңнехановка ничек?

– Шаяртып әйткәндә, монда син тиеш! (көлә) Беренче концерт Камал театрында булды. Керделәр чәйгә икесе дә, “Синең тавышың, тембрың классик әсәрләрдә, халык җырларында аеруча матуррак чыга, эстрадада җырлаучылар күп булыр, син моны сакла әле!”– диде Миңтимер Шәрипович. Сәкинә апа баш бармагын күрсәтеп “Шулай дәвам ит!”- диде.

– Аркаңнан да кактылармы?

– Аркадан кагучылар да булды, шуңа юмыйм бит инде!

– Республикадан тыш билгеле шәхесләр килеп эндәшкәне булдымы ?

– Булды. Безнең иҗат белән таныш булмаган кешеләр дә дәшкәне бар. Чит илдә, Америкада чыгыш ясаганда, бөтенләй телне белмәүчеләр дә килә. Үз көчемә ышанып бетмимме, бәяләп бетермимдер инде. Татарларның басынкылыгы, оялчанлыгы бар бит инде. Карнеги холларда җырларга тиешсең диләр, ярар, мин Филармониядә җырлыйм дим.

– Кайда сине күреп булачак быел ? Концертың буламы аерым.

– 18 октябрьдә Уфада, Яшьләр сараенда. Концерт гомумән 11 октябрьдә башлана, Арчадан. 12 октябрь Балтачта. Казан тамашачасына 12, 13 ноябрь, гадәткә кергәнчә инде.

– Кайсы залда ?

– Камал театры бик ошый инде миңа. Филаромония минем өчен бик җылы, тамашачы белән бик якын мөнәсәбәт урнаша.

– Бюджетын аклау ничек ?

– Филармония залы 600гә якын кеше сыйдыра. Уникста бер концертта каплап булыр иде чыгымын. Концерт сыйфатын өстенрәк күрәм, шуңа күрә филармониядә куям. Бәлки, башка залларда да булыр, киләчәктә.

– Чакырасыңмы соң фондтагыларны ?

– Чакырган идем, беренче концертка да чакырдым. Тавыш-гауга күтәрделәр инде, фондтан киткәч. Низагны халыкка чыгарасы килмәгән иде дә… Без капчыкта ятмый инде. Рифат Фәттаховка бер ел үтте бит инде, дип чакырдым. Ваһаповта эшләгәндәге җырлар, костюмнар, аранжировкалар барысы да фондта калды.

– Интернетта Ришат Төхвәтуллин белән икегезнең сөйләшкән мәзәк видео йөри. Бик кызып сөйләшәсез, ни турында иде?

– Илнур Ганиевның юбилее иде, Лаеш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе, бик яхшы кеше. Анда Ришат та, Данир Сабиров та булды, Салават абый да кереп чыкты. Биюләр вакытында, сәнгать турында булдымы икән, концертлармы микән, әллә берәрсен сүгеп тордыкмы икән ?

– Конфлик булмады, бер-берегезгә видеодагы кебек ризасызлык белдермәдегез димәк?

– Ю-юк. Без бер-беребезгә претензияләр белдермибез. Без дуслар.

– Алайса ник бер-берегезнең концертларына йөрмисез ?

– Узган ел гына юбилей концертларында катнаштым. Казанда, Уфада җырладым.

– Ә синең концертларда ? Юбилей булмагач чакырмадыңмы ?

– Минем бит, үземнең команда гына эшли.

– Катлаулыракмы кеше чакырырга ?

– Юк, Ришатка әйтсәң, баш тартмас иде, килә ул. Абзый, абзыем, дип кенә тора ул, хөрмәт белән.

– Хөрмәт итә, мактап сөйли чынлап та. Ах, диеп карап тора идем Филүскә җырлаганда дип еш искә ала сине әңгәмәләрендә…

– Булганын сөйли ул. Училищега ул баянчы булырга, музыкаль белемен арттырырга дип килгән иде. Аннары тартылып китте җырга, укытучылар да тембрын да, сәләтен дә күреп алды. Үзенең тырышлыгы, фантазияләре белән, үз көче белән чыкты, танылды ул.

– Яшерен продюсеры бар түгелме соң ? Читтән торып кына.

– Уфада яши дип беләм.

– Синең яшерен продюсерың бармы ?

– Минем ачыктан-ачык, хатын инде. Продюсерның эше нәрсәдә? Җырчының эшен җиңеләйтү бит инде.

– Хатының сиңа ничек ярдәм итә башлады ?

– Әкренләп, фондтан киткәч, “Мирас” ансамбле, дустым Рөстәм Рәхмәтуллин дусларым ярдәм итте. Хәтта бушка эшләргә дә риза иделәр.

– Димәк, дусларың йөз чөермәде?

– Киресенчә, хупладылар, ярдәм иттеләр. Көчлерәк хис иттем үземне, без синең белән диде дусларым. Бер ел эчендә репертуар, җырлар, радио-телевидение белән бөтен нәрсәне яңадан булдырганда, хатын ярдәм итте. Булмас инде дигән фикер тудырмыйча, торасың да эшлисең. Иртән уятып эшкә чыгарып җибәрергә кирәк иде. Аллага шөкер, без начар яшәмибез хәзер. Концертлар да бар, җырлар да бар, тамашачы да бар. Хәтта чит илгә, Америкага да бардык. Европага чыгу турында да уй-планнарыбыз бар. Конкрет сөйләшү бара, январь айларына дип торабыз.

– Ихтыяҗ бар димәк.

– Бар, чакыралар, анда татар концерты карап өйрәнмәгәннәр. Тагын киләсез дип сүз алып калдылар. Финанс мәсьәләсе кала. Океан аша очарга кирәк, мәдәният министрлыгы булышты, рәхмәт Ирада Хафизьяновнага. Уңышлар, теләп, ярдәм күрсәтеп тора.

– Син бюджетта түгел инде.

– Юк, шәхси эшмәкәр. Сәгнатьне күрсәтү, географияне арттыру өчен эшләнә. Акча эшләү өчен бару түгел. Анда Татарстанда гына түгел, Россиядә бер дә булмаган милләттәшләр яши бит. Интернеттан карыйлар билгеле, тик күзгә-күз карашып аралашу түгел инде ул. Европага, Америкага кабаттан барырга да, Австралиядә чыгыш ясарга дигән уйлар бар. Гомумән, мин сәяхәт итәргә бик яратам.

[ДӘВАМЫ БАР]

 

ФИЛҮС КАҺИРОВ БЕЛӘН ТАТАР ТУДЕЙДА ЗУР ИНТЕРВЬЮ МОНДА - https://tatar-today.ru/2019/09/50853/

 

Бәйле