393 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала,11 баланың гомере өзелә

-- Лейла

Татарстан юлларында ел башыннан балалар катнашында 374 транспорт һәлакәте теркәлгән.

11 баланың гомере өзелгән. ЮХИДИ идарәсе шундый куркыныч саннар китерә. Идарә башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сүзлә­ренчә, юл-транспорт һәлакәтләрендә 393 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, үлгәннәрнең икесе велосипедчы, берсе җәяүле һәм сигезе пассажир урынында булган.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле