Көзен бакчада нәрсәләр эшләргә?

-- Лейла

Бакчада бәрәңге һәм башка төр күпчелек яшелчәләр җыеп алынып бетсә дә, кышка кергәнче әле анда башкарасы эш җитәрлек. Киләсе елга да мул уңыш алу өчен, бакчачыларга, иртә яздагы кебек, көзен дә шактый тырышырга кирәк: сарымсак утыртасы, чәчәкләрне кышка каплап калдырасы, теплицаны чистартасы һәм тагын бик күп эш башкарасы бар.

Һәвәскәр бакчачы Эльмира Исхакова белән шулар турында сөйләштек.

Кишер чәчәбез

– Эльмира, күп кенә бакчачылар кишерне дә көздән чәчеп калдыра. Аның билгеле бер сортларын гына утыр­тырга ярыймы һәм аны кайчан чәчәсе?
– Кишер орлыгын сатып алганда, кабына игътибар белән карагыз, анда көздән чәчәргә ярый дигән билге торырга тиеш. Иртә өлгереш­ле сортлары да була. Аларны июньдә үк ашый аласыз. Урта өлгерешлесеннән салатлар ясарга яки угычтан уып, суыткычка кышка туңдырып куярга мөмкин. Аларны кышка базда саклап булмый. Ә менә «Королева осени» дигән сорт – иң отышлысы. Беренчедән, суыкка чыдам, икенчедән, җитешү вакыты да 130 көн. Көздән утыртсагыз да, кышка сакларга әйбәт.

Кишер утыртасы түтәлне алдан әзерләп куегыз. Ел саен урынын алмаштырырга кирәк. Быел утыртып уңыш алган түтәлгә өч-дүрт елдан соң гына әйләнеп кайтырга кирәк. Кишерне суган, сарымсак, бәрәңге, помидор, кыяр, кабак, ташкабак, кәбестә үскән урынга утыртсаң яхшы. Түтәленә черемә, көл салып, казып әзерләп куегыз. Чүпләрдән арындырыгыз. Әзер түтәлне пленка белән каплап куегыз. Орлык өстенә сибәсе туфракны җир коры вакытта алып калыгыз. Ул җылыда торырга тиеш. Һава температурасы -2 градуска төшкәч, орлыкны чәчәргә дә була. Куе итеп чәчегез, чөнки ничек тишеләсен белеп булмый. Чәчкәч, орлык өстенә җылыда торган туфракны сибеп чыгасыз. Җирен бераз тыгызлап куясыз һәм өстенә чыршы ботаклары ябасыз.

– Суганны да шулай утыр­тасымы?
– Суган утыртыласы түтәлне, кишергә әзерләгән кебек, черемә кертеп әзерләп куясы. Утыртыр алдыннан түтәлгә көл сибегез. Температура бер атна дәвамында +5-+7 градус тора икән, утыртыр­га була. Орлык өстенә сипкән туфракны кишернеке төсле тыгызлап куясы түгел. Утыртканнан соң, өстенә шулай ук салам яки чыршы, нарат ботаклары кап­лагыз. Бу кар төшмичә суык­лар торганда өшемәсен өчен эшләнә. Кыякка дигән суганнарыгызны да шул вакытта утыртырга кирәк.

– Сарымсак утырту турында да сөйлә әле.
– Сарымсак утыртасы түтәл 1-1,5 ай алдан әзерләнергә тиеш. Бер квадрат метр җиргә 1 чиләк черемә, 1 чәй кашыгы суперфосфат һәм 1 чәй кашыгы калий сульфаты кертергә кирәк. Нематода булмасын өчен, 2 стакан акбур кулланыгыз. Шулай ук төрле чирләр, гөмбәчекләр белән чирләмәсен дисәгез, 10 литр суга 1 аш кашыгы бакыр купоросы кушып сибәсе була. Әзер түтәлне сарымсак утыртканчыга кадәр гел йомшартып торырга онытмагыз.

«Теплицаны юарга онытмагыз»

– Тиздән теплицадан соңгы помидор, кыярларны да җыеп алабыз. Бушап калган теплицаны кышка ничек әзерләп калдырырга?
– Иң шәбе – күкерт шашкасын яндыру. Әмма теплицаның каркасы металлдан булса, бу ысулны кулланмас­ка киңәш итәм, чөнки металлны күкерт «ашый». Күкерт шашкасын яндырганда, кулыгызга перчатка киегез, борын һәм авызыгызны респиратор белән каплагыз. Бер тәүлектән ишекләрен ачып җилләтегез. Теплицаның каркасы металлдан булса, бер җирен дә калдырмыйча, марганцовка белән юыгыз. Фитофтора кергән булса, җирнең өске 15 см тирәнлектәге катламын  казып алып чыгарыгыз. Бакчадан яңа җир алып кереп өстәгез. 10 литр суга 400 гр хлор кушып, сеңдереп түтәлләргә сибәргә кирәк. Бакыр купоросы белән юдырт­сагыз да була (10 литр суга 100 гр). Бордос сыекчасы да булыша. 100 гр бакыр ку­поросына 1 литр кайнар су салып, яхшылап эретегез, шуңа 5 литр кайнар су өстәгез һәм тагын 4 литр салкын су кушыгыз. Монысы әзер. Аерым чиләктә 1 литр суда 100 гр известь яндырыгыз, шуңа 4 литр су өстәгез. Ике эремә дә әзер. Бүлмә температурасына кадәр суынганнарын көтегез һәм икесен бергә кушып, сөзегез. Зәңгәрсу төстәге катнашма барлыкка килә. Менә шуның белән бөтен теплицаны, берочтан җирен дә эшкәртегез. Парник пыяладан яки пленкадан икән, аларын кер сабыны белән юыгыз. Пленканы кышка салдырып, аны марганцовкалы суда юып киптереп алып куя­рга да була. Күкерт шашкасын теплицагызның ничә квадрат метр булуына карап алыгыз. Бер генә җитмәскә дә мөмкин. Менә шулай теплицаны кышка әзерләп бетергәч, җире туңмасын дисәгез, түтәлләренә салам җәегез. Ә кар яугач, шуның өстенә кар кертегез.

– Бакчадагы фитофтора белән зарарланган түтәлләрне дә эшкәртергә кирәктер?
– Бакчада үскән помидор җирен эшкәртү өчен «Байкал ЭМ-1», «Байкал ЭМ-5» дигән препаратлар кулланыгыз. Фитофтора белән чирләгән булса, суыклар башланырга ике атна кала, җирне казыр алдыннан шуларны сибәргә кирәк. Ә «Бактофит», «Триходермин», «Планзир», «Фитоспорин», «Фитоцид» дигәннәрен җирне казыгач сибәсе була. Көрәк тирәнлегендә казыгыз, сыекча 10 сантиметр­га үтәргә тиеш. Шулай ук яз көне кар эреп бетүгә дә, боларның кайсысын булса да сибәргә кирәк. Бордос сыекчасы белән дә эшкәртә аласыз. Язын помидорларны утыр­тыр алдыннан теплица эчен дә, бакчага помидор утыртасы җирне дә марганцовка кушылган кайнар су белән пешекләгез. Болай эшләгәндә, теплицаның форточкаларын, ишекләрен ябарга, ә ачык грунтны пленка белән капларга онытмагыз.

– Җимеш бирә торган агач-куакларны кимерүчеләрдән ничек сакларга киңәш итәсез?
– Кәүсәләренә, энәләрен аска каратып, чыршы, нарат ботаклары бәйләргә, рубероид, вак тишекле челтәр, бакча бинтын урарга мөмкин. Башта агач әйләнәсен 10-20 см тирәнлектә казыгыз һәм рубероид яки башка материалны төптән үк урагыз да төбен күмеп куегыз. Кәүсәләрне агартырга да була. Бакчачы кибетләрендә куян, тычканнарны куркыта торган  матдәләр кушылган катнашма сатыла. Шуның белән агартып куя аласыз. Гади акшарга дегет сабыны кырып салып та агартыр­га мөмкин. Бакчачы кибетләрендә «Пугач», «Креолин» дигән сыекчалар да сатыла. Инструкция буенча урый торган материалга шуны да тамызырга була.

«Кишерне юып саклыйм»

– Эльмира, син кишерне кышка юып пакетларда сак­лыйсың икән. Алар шиңмиме?
– Кишерләрне яхшылап юам, баш-башларын кисәм һәм киптереп, аз-азлап кына пакетларга тутырам. Пакетнын һавасын чыгарып төйнәп куям. Бераз парланса да берни булмый. Биш ел рәттән шулай саклыйм инде. Чөгендерне дә шулай саклыйм, әмма аны юмыйм. Сабагын кисәм дә, балчыгыннан арындырам һәм киптереп тутырып куям. Пакетларны тартмага тутырып, идән астына төшереп куям.

– Чәчәкләрне кышка әзерләп калдыру турында да ишетәсебез килә.
– Флокслар турында күп сораулар бирәләр. Сентябрьнең унысыннан октябрьнең егермесенә кадәр флоксларны кисәргә кирәк. Иртә чәчәк ата торганнарын – сентябрьнең егермесенә, ә соң чәчәк ата торганнарын октябрьнең бересеннән егермесенә кадәр кисәсе була. Әйләнә-тирәсен «Фитоспорин-М» (5 гр порошокны 10 литр суга кушасыз, 1-2 сәгать тотасыз һәм сибәсез) яки «Фундазол» (10 литр суга 10 гр порошок) белән эшкәртегез. Бу агулы препарат, шуңа да перчатка һәм респиратор киеп эшләгез. Боларны сибеп ике атна үткәч, төпләренә суперфосфат (бер төпкә 2 аш кашыгы), көл (бер төпкә 1 стакан) сибәргә. «Двойной суперфосфат» дигәнне аласыз икән, монысын 1 аш кашыгы гына сибәргә кирәк. Флоксларыгыз дүрт елдан артык үссә, төпләренә черемә, тирес салыгыз. Бу ашлама да була, тамырлары өшемәс өчен дә яхшы. Чөнки флоксларның тамырлары елдан-ел арта һәм алар аска таба китми, ә киресенчә, өске катламда була.

Эре яфраклы гортензия­ләрне кышка төбен дә, өстен дә капларга кирәк. Алар суыкка чыдамсыз һәм бу сортларның киләсе елга атачак чәчәк бөреләре быел ук салынып куела. Ә менә агачсыман һәм чуклы (метельчатый) сортларының тамырлары өшемәсен өчен 8-15 см биеклектә итеп, әйләнә-тирәсенә ярты метр тирәсе киңлектә тирес, черемә, торф яки нарат, чыршы ылыслары салырга кирәк. Боларын капламасаң да була.
Көннәр яхшы вакытта лалә утыртасы түтәлләрегезне әзерләп куегыз. Бер көрәк тирәнлегендә казырга кирәк. 15 сентябрьдән соң утырта башларга да була. Утыртыр алдыннан суганнарын алсу төстәге марганцовкалы суда 15-20 минут тотыгыз. 10 см тирәнлектә утыртыгыз.

Туяларны кышка ничек әзерләргә, дип тә сорыйлар. Яшь туяларның төбенә 10-20 см тирәсе биеклектә яфрак, черемә, агач чүбе ише әйберләр салырга һәм капларга кирәк. 4-5 еллыкларның төбен каплау мәҗбүри түгел, сулый торган материал белән урагыз яки кибеттән махсус кидертеп куя торган капчык­лар сатып алыгыз. Туялар -35 градуска кадәр чыдам. Тамыр­ларына бернәрсә булмаска мөмкин. Ә менә сулый торган әйбер белән урап, каплап куймасаң, кышкы әче җилдән, язгы кояш нурларыннан туяга зыян киләчәк

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле