Анастасия Заворотнюк нигә ярдәмнән баш тарта?

-- Лейла

Ракның 4нче — иң куркыныч стадиясе белән көрәшүче актрисаны бушлай дәвалыйлар.

Апрель аенда билгеле булган баш миендәге шешеннән аңа Германиядә операция ясыйлар. Әмма дәвалануның иң җаваплы өлешен ул Мәскәү клиникаларының берсендә дәвам итә. Химия терапиясе һәм башка кыйммәтле процедураларны аңа медицина страховкалавы программасы буенча ясыйлар.

48 яшьлек актриса һәм аның гаиләсе башка клиникалардан белгечләр чакыртуга, ниндидер акцияләр оештырып акча җыюга каршы.  «Анастасиянең хәле авыр, әмма терелүенә өмет бар», — ди табиблар.
Аның өчен борчылучы җанатарлары «Настя, живи» акциясе оештырып, аңа җылы сүләре белән ярдәм итәргә булган.

Чыганак: Кызыл таң

Бәйле