Лилия Хәйруллина Төркиядә кунакта: «Үземә тавыш операторы, алып баручы, җырчы да булырга туры килде» [видео]

-- Лейла

//Татар Тудей//

Сентябрь аенда Төркиядә яшәүче татарлар бергә тупланып иҗади чара оештырган. Ул Татарстан Республикасы көне уңаеннан уздырылган. Махсус кунак – Казаннан җырчы Лилия Хәйруллина чакырылган Анталиягә.

Милләттәшләр Лилия Хәйруллина иҗаты белән якыннан танышу мөмкинлеге алган. Алар үзләренен кызыксындырган темалар — тел, тарих сәнгать кебек мөһим мәсьәләләр турында аралашкан.

– Татарлар һәр илдә бар, мин берничә тапкыр Америкада булдым, Канадага барып кайттым. Анталиядә яшәүче татарлар белән дә очрашасым, аралашасым килде. Менә алар белән дә уртак тел таптык, – ди Лилия Хәйруллина.

Бәйле