1 октябрьдән тәмәке тартучылар нишләр инде?

-- Лиана1

//Татар Тудей//

Россия Хөкүмәте янгынга каршы режим кагыйдәләренә тәмәке тартуны, шашлык кыздыруны фатир, кунакханә һәм тулай торак балконнарында шәм яндыруны тыя торган  үзгәрешләрне раслады. Бу хакта  26 сентябрьдә, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Хәзер закон нигезендә ачык утны балконнарда һәм фатир лоджияләрендә, тулай торак бүлмәләрендә һәм кунакханәләрдә куллану тыела», — дип китерә ТАСС әңгәмәдәшенең сүзләрен.

Бу тыю 1 октябрьдән үз көченә керә дип билгеләнә.

Шулай ук хөкүмәт медицина учреждениеләре һәм кинотеатрларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә карата яңа таләпләрне хуплады. Хәзер кинозаллардагы сеанслар алдыннан тамашачылар янгын чыккан очракта нишләргә тиешлеге хәбәр ителәчәк, ә балалар һәм авырулар өчен палаталар, нигездә, беренче катларда урнаштырылырга тиеш булачак.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

Бәйле