- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Бөтендөнья банкы белгечләре фикеренчә, хәзерге вакыта 15 яшьтә булган Россия үсмерләренең 22%ы 60 яшькә кадәр җитмәячәк. Бу саннар Әфганстанда да шундый ук. Әлеге күрсәткечләр Эфиопия, Казахстан һәм Монголинекеннән начаррак. Ә Германия һәм Кытайда саннар иң югарысы (93% һәм 92%). Рейтингта Россия 34нче урында тора.
Олы кешеләрнең яшь озынлыкларыннан тыш, әлеге рейтингта тагын берничә индикатор тикшерелгән: 5 яшькә кадәрге балаларның исән калу ихтималы, белем алу озынлыгы, имтихан билгеләре, балаларның сөйләм дәрәҗәсе.
Россиядә балаларның күбесе (100 дән 99) исән кала икән, имтихан нәтиҗәләре дә бездә шактый яхшы.
Чыганак: Ялкын