«Әтием, беләм, син күкләрдә яшисең. Мин сине бик сагынам…»

-- Лейла

Германиядә яшәүче Зоига 3 яшь чакта, аның әтисе вафат була. Кечкенә булуына карастан, кыз әтисен яхшы хәтерли һәм һәр елны якын кешесенең туган көнендә ул аңа открытка яза һәм хатны шарга бәйләп күккә очыра. «Әтием, күкләрдә үткән туган көнең күңелле узсын», — ди ул. 6 ел шулай дәвам иткәннән соң, кыз бер хатында үзенең дә 24 көннән туган көне буласын әйтә.

Нәкъ кызның туган көнендә аңа да «әтисеннән» хат килә. Ул анда кызны яратуы турында әйтә һәм акыллы кыз булып үсүен җиткерә, туган көне белән котлый. «Әниеңә миннән күп итеп сәлам җиткер», — дип тә яза.
Кыз бу хатка бик сөенә, әлбәттә. Берничә көннән Зоиның әнисе хатны социаль челтәрләргә элә һәм аны язучыны эзли. «Шул кадәр киң күңелле, изге кешеләр дә бар икән. Аңа рәхмәт әйтәсем килә. Зинһар, бу кешене табарга ярдәм итегез», — ди ул. 20 меңнән күбрәк кеше хатынга җавап бирә. Аларның һәркайсы хат язучы белән соклануын белдерә.

Чыганак: Кызыл Таң

Фото: uaua.info

Бәйле