Чикләвек җыйганда югалган малай 5 көн буе кайда булган?

-- Лейла
Тувада югалган 12 яшьлек малайны биш көннән соң тапканнар.

Аны 150 кеше һәм кинологлар эзләгән, малай табылганда бик нык туңган, арыгын һәм хәлсезләнгән булган, дип хәбәр итә Вести.ру.

Малай чикләвек җыйган вакытта тайгада туганнарыннан аерылып киткән һәм адашкан. Ул югалган вакытта 10 сантиметр калынлыктагы кар төшкән, температура 0 градустан түбән торган. Малай кипкән җиләкләр һәм кедр чикләвекләре белән тукланып, учак ягып җылынып исән калган.

Малайның хәле стабиль авыр дип бәяләнә, аны хастаханәгә озатканнар, шулак ук курку сәбәпле, аңа психологик ярдәм дә күрсәтелә.

Источник: Шәһри Казан

Бәйле