Омскиның беренче сыйныф укучысы исереп хастаханәгә эләгә

-- Лейла

7нче октябрь Омск үзәк хастаханәсенә җиде яшьлек пациентны ашыгыч рәвештә китерәләр. Табиблар малайда хәмер белән агуланган дип хәбәр итә.

Беренче сыйныф укучысы көндез спиртлы сыеклык эчкән. Җирле вакыт белән 16 сәгатьтә укучы стадионга килә, ә инде 17.40 сәгатьтә аны хастаханәгә илтәләр.

Беренче сыйныф укучысы кызыл төстәге спиртлы шешәне стадион территориясендә тапкан, дип аныклыйлар. Аңа бу кызык тоела һәм ул эчә. Ул чайкалып йөри башлый, аны очраклы рәвештә генә машинадан узып баручы суд приставлары күреп ала. Алар ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан да инде.

Чыганак: Вечерняя Казань

Фото: ok.ru

Бәйле