«Аларны моргка алып барырга кирәк»: Татарстан депутаты машина йөртү таныклыгы алуга үзгәрешләр кертмәкче

-- Лейла

ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин автомәктәп тәмамлаучыларны моргларга һәм хастаханәләргә алып барырга  тәкъдим итте.

«Алар моргка килеп, һәлакәт нәтиҗәсендә корбаннарның күпме булуын күрсен өчен. Алар руль артына утырганда кулларына корал алып, үзләрен дә, башкаларны да юк итәргә мөмкин икәнлеген аңласыннар иде. Шулай итеп, без кешеләр тормышын коткарачакбыз», — дип белдерде ул Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында.

Дмитрий Самаренкин тиешле закон проектын әзерләргә вәгъдә бирде, дип хәбәр итә «Коммерсантъ».

Чыганак: «Коммерсантъ»

Бәйле