«Алинә Заһитова һәрвакыт нәрсәдер белән канәгать түгел»

-- Лейла

Россия фигуристкасы Алена Леонова Пхенчхан-2018 Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың мотивация чыганагы турында сөйләде.

— Алинәнең шууы миңа бик ошый. Аның бик яхшы сикерүләре. Барысы да уңай, югары дәрәҗәдә. Алар белән ул Гран-при финалында булырга мөмкин. Өч һәм дүрт аксель булмаса да, Алинә үз статусы белән тыныч кына ярыша ала. Ул үзенең ирекле программасын катлауландырырга мөмкин: катлаулы сикерүләрне икенче яртысына, күбрәк балл җыю өчен, куярга.

— Барлык турнирларда җиңгән Алинә өчен мотивация нинди? Бу  фигуралы шууга зур мәхәббәт?

— Әлбәттә! Бу бит наркотик кебек.

— Алинә һәрвакытта да нәрсәдән канәгать булмавын белдерде. Ул болай үзен психологик яктан бетермиме?

— Мондый хәлләр булгалый. Чиста йөрисең, ә аннары чыгышыңны яңадан карыйсың: монда яхшырак та эшләп була иде дип уйлыйсың.  Һәм бу яхшы. Алинә үзен иң яхшысы дип санаса, тагын да начаррак булыр иде,  — диде Леонова.

Чыганак: Реальное время

Бәйле