Кемергә ял итәргә килгән биш яшьлек бала үлә

-- Лейла

Бу көнне гаилә Гейнюк каньонына өч урынлы электр велосипедында барырга карар иткән.

Гаилә башлыгы Дмитрий идарә иткән велосипед, нәтиҗәдә, тау юлының икенче чакрымында әйләнгән. Кыз велосипедтан чыгып очып, башы белән ташка бәрелә һәм авыр яралана, ә аның абыйсы, әнисе һәм әтисе җиңелчә җәрәхәтләнә.

Зыян күрүчеләргә юлыккан урындагы кеше аларны дәваханәгә алып бара. Ул чакта Маша әле исән булса да, табиблар кулында җан бирә.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле