6 ел буе кызын көчләгән ир-ат кулга алына

-- Лейла

Мари Элда 38 яшьлек бер ир-ат алты ел буе балигъ булмаган кызын көчләп яшәгән.

Хокук саклау органы мәгълүматлары буенча, кызына ул 2013 елда ук бәйләнә башлаган. Ул вакытта балага ун яшь булган. Кыз Татарстанда интернатта укыган чакта да янына килеп йөргән, анда да көчләгән. Ир-атның гаебен дәлилләр өчен медицина, психиатрия, генетик яктан да тикшерүләр уздырганнар, чынбарлыкны бары полиграф – «ялган детекторы» ярдәмендә генә әйттерә алганнар. Хәзер ир-ат суд каршында җавап тотачак. Сүз уңаеннан, ул моннан 15 ел элек көчләү очрагы буенча җинаять эшенә тартылган булган.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле