Шау-шу чыгарган видео уңаеннан Гүзәл Уразова җавабын бирде

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Җырчы Гүзәл Уразова сүзләренчә, юлда яткан әйбер җәнлек үләксәсе түгел, ә чүпрәккә охшаган материал булган. Социаль челтәрдә утыручылар аны машина белән тапталган җәнлек үләксәсе дип күреп, Татарстанның атказанган артистларына карата нәфрәт, үлем белән яный торган фикерләр калдыра башлады.

Бу көннәрдә әлеге тема мәгълүмат чараларында иң еш телгә алынган хәбәргә әйләнде, Инстаграм, Вконтакте социаль челтәрләрендә видео таралып, укучылар ике фронтка бүленде. Бер як җырчыларның гамәлен шаярту дип кабул итте, икенче як җәнлекләрне яклап ачу-нәфрәтләрен язды.

Интернетта таралган видео карата дүшәмбе Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова рәсми җавабын бирде.

– 25 октябрь Башкортстанның Мәчетле районы аша узганда юл кырыенда туктап ял итәргә булдык һәм очраклы рәвештә җырчы Фирдүс Тямаев белән очраштык. Юл өстендә чүпрәккә охшаган әйбер күреп, шуннан шашлык ясарга иде дип шаяртып алдык, дип башлый җавабын Гүзәл ханым. Алга таба ул үзенең 3 бала әнисе булуын, хайваннарны бик яратуын, өендә йорт җәнлекләре тотуын, хәйрия эшләре белән актив шөгыльләнүен әйтә.

– Мин гаиләмдә балаларымда җәнлек-хайваннарга карата мәхәббәт, хөрмәт тәрбиялим. Минемчә, үлгән җәнлекләрдән көлү кешелексезлек. Кайберәүләр видео интернетта күренүгә, нәрсә булганын аңлап та бетермичә, миңа һәм минем гаиләмә карата начар сүзләр, кимсетү, түбәнсетү, үлем белән янаулар яза башлады. Бу очракта нинди кешелеклелек турында сүз була ала. Кызганыч, кемнәрдер мораль-этик нормалар белән яшәргә өйрәтә, ә үзләре кешегә үлем тели. Иң күп негатив фикерләр ялган аккуантлардан язылган иде. Без бу фикерләрдә шәхесне кимсетү, үлем белән куркыту, сәламәтлеккә зыян салу кебек янаулар канун бозу икәнен әйткәч, алар юкка чыкты һәм кайбер аккуантлар видеоларны бетерде.

Мин коррект булмаган видео шаярту өчен үзем һәм Фирдүс Тямаев исеменнән гафу үтенәм!”, диде Гүзәл Уразова.

Җырчының юристы Эльмира Хәсәнова сүзләренчә, видеода аб-ачык күренә, юлда җәнлек-хайван үләксәсе түгел.

– Халык артистын нәрсәдәдер гаепләрлек сәбәп күрмим. Ул әйбердә бернинди хайван гәүдәсе шәйләнми. Әгәр җырчыга карата янаулар тукталмаса, мәгълүмат чаралары ялган хәбәрләр таратуны дәвам итсә, без хокук сакчыларына һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачакбыз, ди юрист Эльмира Хәсәнова.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий