Татарстанда фаҗига: югалган балыкчының мәете табыла

-- Alfia

Татарстанның Түбән Кама районында югалган балыкчының мәетен ярдан 80 метр ераклыкта табып алганнар. Ул батып үлгән. Бу хакта Чаллыдан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты хәбәр итте.

«6 ноябрь коткаручылар ир-ат мәетен ярдан 80 метр ераклыкта өч метр тирәнлектән табып алды. Башлангыч фаразлар буенча, ир ятьмә куярга маташкан, тик көймәдә тигезлеген саклый алмаган һәм суга егылып төшкән», – дип сөйләде гадәттән тыш хәл урыныннан агентлык хәбәрчесе.

Балыкчы итекләрен салырга өлгергән һәм ярга таба йөзәргә тырышкан, тик көче җитмәгән, дип фаразлыйлар.

Мәетне ярга чыгарып, полицейскийларга тапшырганнар.

  • «Татар-информ» элек республиканың Түбән Кама районында балыкка китеп югалган 40 яшьлек ир-атны эзләүләре хакында хәбәр иткән иде.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле