Елгадан вуз профессорын чыгаралар. Аның рюкзагында киселгән хатын-кыз әгзалары табыла

-- Лейла

9 октябрь Санкт-Петербургта Мойка елгасыннан ир-атны табып алалар, аның рюкзакта киселгән хатын-кыз куллары бар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.  

Тикшерү мәгълүматларына караганда, елгадан алган 63 яшьлек ир исән булган. Хәзер ул хастаханәдә. Билгеле булганча, тән өлешләреннән тыш, ир-атның  рюкзагында травматик пистолет та тапкан. Җинаять эше кузгатылган. Ир-ат исеме аталмый.

Башлангыч мәгълүматлараг караганда, бу кеше Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры. Янәсе, ул елгадан ерак түгел яши. Моннан тыш, тикшерүчеләр тентү белән аның фатирына килә һәм анда хатын-кыз башын һәм пычкы таба.

Чыганак: Бизнес-Онлайн
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий