Авариядән соң 30 яшьлек татар КВНы әйдәманы вафат, гаиләсе, 4 яшьлек кызы кала [видео]

-- Лейла

8 ноябрьдә Мәскәү – Уфа автомобиль юлында авариядә Татарстан КВН Лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова шунда ук үлгән. Татарстанның М7 трассасында авариягә юлыккан КВНчы Ильяс Хәсәнов хастаханәдә үлгән. Ул авариядә имгәнеп, комада ята иде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Ильяс Хәсәновның хезмәттәшләре хәбәр итә.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, 8 ноябрьдә Мәскәү – Уфа автомобиль юлының 924нче километрында «Фольксваген» автомобиле зур тизлектә үзеннән алда хәрәкәт иткән «КАМАЗ» машинасына килеп бәрелгән.  Татарстан КВН Лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова шунда ук үлгән. Чит ил автомобиленең тагын ике пассажиры — Чаллының танылган КВНчылары Ильяс Хәсәнов һәм Руслан Тюпа авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле