«Ак күлмәкләр киеп язылышмадык» [тормыштан алынды]

-- Alfia

Мин бик яшьли кияүгә чыктым. Миргали миңа караганда җиде яшькә олырак, армиядән кайткан кеше иде инде. Ә миңа ул вакытта унсигез яшь кенә. Кыз чагымда: “Беркайчан да авылда яшәмим!” – дип әйтә идем. Ләкин язмышым авылда булды. Без ирем белән ак күлмәкләр киеп язылышмадык инде. Карамалы авыл советына барып тиз генә язылыштык та, шуның белән бетте.

Мин тумышым белән Кама Тамагы районы Балтач авылыннан. Ә Миргали Азнакай районы Урсай-Ключ дигән авылдан иде. Утыз йортлы, карт-корыдан гына торган, ирләре сугышта үлгән апалар гына яшәүче авыл иде ул. Хәзер андый авыл юк инде, сиксәненче елларда ук беткән. Мин килгәндә кайнанам авырый иде инде. Бик яратты ул мине. Унсигез генә яшьлек икәнемне белгәч, и-и, балакаем, син бигрәк сабый гына икәнсең әле, диде.
Ул мине ипи салырга өйрәтте. Үзе ашамый иде инде. Ә шулай да, миңа рәтләп-рәтләп бөтен җаен китереп өйрәтте. Ул авыргач, янына авылдаш апалар кереп утыралар иде. Мин үзем пешергән ипиләрне турап, аларга чәй әзерли идем. Кайнанам мин килеп өч ай узганнан соң үлеп китте. Ә иремнең апалары башта мине шәһәр кызы дип уйлаганнар. Энекәшләренә дә: “Ник бу шәһәр кызын алып кайттың?” – дигәннәр. Ә мин бит авыл кызы. Сигез яшемнән үк сарык җоны алдым, башка эшләрне дә белдем. Апалары аннан аңлады инде, минем турыда беренче мәлне шулай уйлаганнарын күпмедер вакыттан соң үзләре үк көлешә-көлешә сөйләделәр.

Урсай-Ключ нык матур авыл иде. Дүрт гектар җирендә карлыган бакчасына кадәр булды. Шимбә, якшәмбе көннәрендә бөтен Азнакай, Әлмәт халкы шунда җыелды. Килгән шәһәр кешеләре: и-и, ял йорты икән сезнең монда, дип әйтәләр иде. Без бу авылда унсигез ел яшәдек. Иске генә шул йортны сылап, рәтләп тордык. Өч балабыз да шунда тудылар бит.
Аларны искедә үстерү нык авыр булды. Шуннан соң гына үзебезнең яңа йортны салуга керештек. Биек итеп, әйбәт бүрәнәләрдән эшләп чыккан идек. Әмма рәхәтләнеп яшәргә насыйп булмады анда: авылны бетерү программасы башланды. Башта иремне Азнакайга күчерделәр, эше шунда булды. Аннан мине дә ирем артыннан җибәрделәр. 1966 ел иде ул. Унсигез ел яшәгән авыл бит, мин анда нык ияләшкән идем инде, китәсем дә килмәде.
Авылның бетәсенә ышанмадым да сыман. Бераз гына эшлибез дә, кире кайтабыз, элеккечә яшибез дип уйладым. Шуңа күрә йортны да саттырмадым. Өч ел рөхсәт бирми тордым, шулай буш торды. Аннары соң гына сатарга туры килде инде, ул вакытта кешеләр калмаган да диярлек иде. Кайсы сүтеп сатты, кайсы болай гына калдырып китте йортларын. Безнекен Ютазы районына кергән Кәрәкәчле авылына трактор белән тарттырып алып киттеләр.

Урсай-Ключ минем туган авыл булмаса да, һаман да күңелемдә, төшләремә дә еш керә. Күпме еллар яшәгән, килен булып төшкән авыл бит ул минем. Күптәннән бетте инде, хәзер зыяраты гына бар инде аның, берни калмады. Ул елларда бер шушы авыл гына бетте. Өч чакрым гына ераклыктагы Октябрь Бүләк, Таллы Бүләкләр бетмәде. Таллы Бүләкне хәзер дә зур диләр, Сабантуйлары уза, дип сөйлиләр.

Азнакайдан соң безгә Чаллыга китәргә туры килде. Иртә кияүгә чыккач, балаларым үзем белән бергә картайдылар. Бер улым, ике кызым – барысы да пенсиядә инде алар хәзер. Үземә 84 яшь. Без алты бала идек, мин генә калдым. Ирем Миргали да юк инде, 62 яшендә йөрәк белән үлеп китте.
Без әйбәт яшәдек аның белән. Эчүен дә эчте инде заманында, әмма балаларны яратты, бала җанлы ир булды. “Әни монда чагында эчмә инде”, – дип әйтә идем үзенә. Безгә кунакка гына килгән әнигә ирнең шул ягын күрсәтәсем килми бит. Зарланганым да булмады. Ә берсендә шулай да әни күреп алды. “И-и, кызым, исерек бит бу”, – диде. Шулайрак яшәдек инде. Яшьлегендә эчмәгән булса, бәлки озаграк та яшәгән булыр иде әле, кем белсен аны. Иртә китеп барды бит.

Хәзер балтырганны агулы дип сөйлиләр. Мин шундый сүзләрне ишетәм дә, бик аптырыйм инде. Нишләп балтырган агулы булсын ди?! Без шул балтырганны ашап үскән кешеләр бит! Әле җитми иде, кая ди ул!

Балтырган янына кычыткан, алабута, черек бәрәңге куша идек. Хәзерге кешеләр күз алдына да китерә алмый аны. Юк сүз сөйләп, балтырганны
агулы дигән булалар. Хәзер, киресенчә, кибеттәге бөтен ризык агулы ул. Бердәнбер чиста ризык шул ук кычыткан белән балтырган гына калгандыр.

Мөршидә, Чаллы.

Мәгълүмат: vk.com

Бәйле