Бер айлык сабыйның үлемен тикшерәләр — табиблар аның гөмере өчен ике сәгать көрәшә

-- Лейла

Чаллыда сабый вафат булган, табиблар аның гомере өчен ике сәгать көрәштеләр, әмма баланы коткарып кала алмадылар.

«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, көндез «ашыгыч ярдәм» бригадасы яңа шәһәр йортыннан хастаханәгә борыннан кан агу башланган баланы алып килгәннәр. Реанимация бүлегенең табиблары аны коткару өчен бөтен көчләрен куя. Әмма ике сәгатьтән соң бала вафат булган. Сабый өч атналык булган.

Судмедэкспертларга үлемнең сәбәпләрен билгеләү өчен гистологик экспертиза үткәрергә туры киләчәк.

Фото: пиксабай

Чыганак: chelny-izvest.ru

Бәйле