Республикада һәр 35нче кеше онкология диспенсерында исәптә тора.
Кеше организмында яман шеш авырттыруларсыз гына азса да, кайвакыт аның үсешен күрергә мөмкин. Республиканың онкология диспансеры баш табибы урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.
Еш кына яман шеш ниндидер үзенчәлекле симптомнар белән күренми. Шуңа күрә күпчелек кешеләр куркыныч диагноз турында рак өченче-дүртенче стадиягә күчкәч кенә беләләр.
– Шулай да кайбер визуаль симптомнарны күрергә мөмкин. Мәсәлән, тире рагы – тиредә үзгәрешләр шунда ук сизеләчәк. Сөт бизендәге шешне дә шулай ук мөстәкыйль рәвештә капшап сизәргә була. Авыз куышлыгындагы уңайсызлыкны да сизми калып булмый, — дигән Владимир Жаворонков.
Сүз уңаеннан, бүген республикада һәр 35нче кеше онкология диспенсерында исәптә тора.
Чыганак: Шәһри Казан