«Кем бу? Йөрәгем урыныннан кубып, җаным табан астына ук төшеп ятты»

-- Alfia

Такси көтәм. Сәгатькә карый-карый, борчылып йөренәм. Юлның әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып, кул болгап карыйм. Юк, беркем туктамый. Ә миңа кичке алтыга ничек тә кайтып җитәргә кирәк…

Ниһаять, тыйнак кына кычкырта-кычкырта, бераз алгарак китеп, “алтылы” “Жигули” машинасы килеп туктады. Иске генә булса да, пөхтә итеп юылган, каралган. Шундук ошады бу мина. Кешесе дә бик мөлаем икән. Ачык ишектән:

  • Утырыгыз! Сезгә кая? — дип чакырып тора.

Сөенә-сөенә, Ходай җибәргән коткаручым янына ашыктым. Шулай да, йөгерә-атлый барган уңайга, номерын карап өлгердем – “666”!.. Йөрәгем “жу!” итеп китте. Ләкин соң иде инде. Барып җитү белән, үземне-үзем дә белештермичә, ачып куелган ишектән салон эченә кереп чумдым. Кузгалып китәбез. Баягы “алтылы” номер аркасында күңелдә туган шик-шөбһәләрне таратырга теләп, руль артындагы егеткә күтәрелеп карадым. Ләкин җанны үрти башлаган шом кочәйде генә: ярты йөзен каплап торган күзлек юлдашымның кыяфәтен шулкадәр килбәтсез, хәтта мәгънәсез итеп күрсәтә!.. Күңелдә яралган салкын җил ул арада йөрәк түренә үк төшеп ятты…

Барасы җиремне әйттем дә бу сәер хәлдән чыгу чарасын эзләргә керештем. Иң элек алгы тэрэзэ көзгесендэ асылынып торган калай кисэгенэ игътибар иттем. Төрткеләп язылган мондый жетоннарны десантниклар такканын беләм. Тик… нәрсә бу — аңа да шул ук “алтылар” чүкелгән түгелме — “66666”?

Язмышымны шушы сәер бәндәгә, юк ла, Ходай Тәгалә ихтыярына биреп барам шулай. Әллә бармыйммы? Әллә мин күптән сихер-зәхмәт кулындамы? Әнә бит – спидометрдагы саннар бер тамчы да кузгалып карамыйлар!.. Шайтан күзләре булып, чекерәеп карап торалар. Әстәгъфирулла!.. Шул ук саннар: “66666”!

Менә ичмасам килеп каптым! Кем бу? Нинди машина? Нинди җен арбасы? Кая бара? Мин нигә кирәк булдым аңа?

Йөрәгем урыныннан кубып, җаным табан астына ук төшеп ятты. Сулыш алырга да куркып, спидометрдагы шайтан саннарына карап барам. Күзлекле бәндә сүз башламаса, белмим, ничек кенә котылыр идем икән бу зәхмәти шаукымнан…

  • Сез бу “алтылар”ны әйтәсезме?

Нигә алай ди ул. Минем бит әле бер сүз дә әйткәнем юк, бер нәрсә хакында да сораганым юк… Әллә үзем дә сизмичә сөйләшәмме? Бәлки… минем исемнән бөтенләй башка бер зат сөйләшәдер? Юк ла, үзем сөйләшәм икән:

  • Каян бу “алтылар”? Нәрсәгә алар?..
  • Аның сере бар…

Тагын бер мәртәбә йөрәгем кысылып куйды. Шундук тынычландым тагы. “Алтылы” номер таккан “алтылы” “Жигули” иясенең тавышында бер тамчы да явызлык, усаллык юк иде.

  • Сер? Нинди сер? – Тавышым калтыраныбрак чыкса да, анда инде куркуның, шикләнүнең әсәре дә калмаган иде.
  • Кавказдагы сугыш истәлеге ул… Разведкада хезмәт иттем мин. Яшь идем, тәҗрибәсез идем. Бервакыт урманда кача-поса яшәүче “сакалбайлар”га әсирлеккә төштем. Сизми дә калдым. Үземә билгеләнгән калкулыкта тирә-юньне күзәтеп яткан җирдән килеп тоттылар. Авылдагы ярәшкән кызымнан хат алган идем шул… Артык хыялланып җибәргәнмен… Кара канга батырып кыйнап ташладылар, әмма үтермәделәр. Әллә минем мөселман булуым тәэсир итте, әллә инде жетондагы саннар өркетте… Тәнгә тисәләр дә, җанга кагылмадылар. Зур-зур каплар күтәргән бер атның ияренә аркан белән бәйләп куйдылар да юлга кузгалдылар.

Базаларына кайтып җитәрәк, “сакалбайлар” төнге ялга тукталдылар. Мине дә җиргә күчереп өелгән каплар, капчыклар арасына бәйләп ташладылар. Шунда күреп калдым да инде мин ул минаны. Баш очындагы төргәктән мыштым гына карап торучы бу шартлаткыч хакында ишеткәнем бар иде. Махсус кодлар белән “җан керә” торган миналарны “сакалбайлар” чит илдән кайтарталар. Иң кыены — шул кодларны табу, туры китерү. Юкса шушы бер мина белән дә ике-өч адымда гына учак тирәсенә утыручы бу урман халкын “эһ” дигәнче юк итеп булыр иде… Тырышып караргамы әллә? Үзем дә бетәр идем, теге явызларны да дөмектерер идем мәгәр…

Уйлый башладым: нинди код булырга мөмкин? Бу биш төймәне нинди саннар белән тутырырга? Шундук искә төште: “сакалбайлар”, катлаулы комбинацияләрдә ялгышудан куркып, кодларда бер үк саннарны кулланырга яраталар. Кайсы санны куярлар иде икән, дип уйлыйм. “Җиделе”? Юк, аны инде федераллар яхшы белә. Алтылы? Алтылы булырга мөмкин. Ярымайга охшаган ул – “сакалбайлар” өчен якын сан. Аннары мина да ят түгел – жетондагы номерыма туры килә…

Кырыкка бөкләнсәм бөкләндем, җәһәт кенә теге мина янына тәгәрәп-шуышып барып җиттем, авызыма бер чыбык кисэге кабып, кирәкле саннарны җыйдым: “66666”. Ахырдан, җем-җем килеп, күзләрне камаштырып ятучы кызыл төймәгә бастым…

Шартлауга кадәр берничә минут барлыгын белә идем. Шуна күрә бик борчылмадым. Килгән юлдан кабат үз урыныма кайттым да тимер сандыклар артына яшерендем.

Шартлау бик көчле булган. Бандитлар өереннән берни дә калмаган. Мине дә, тимер сандыклар белән бергә читкә алып очырган. Кул аякларым, күзләрем исән-сау калса да, тәндәге жәрәхәтләрнең исәбе-хисабы юк иде. Шартлауны күреп, вертолет килеп җитмәсә, минем белән нәрсә буласын бер Ходай гына белә… Менә шушындый килбәтсез күзлек киеп йөрергә туры килә хәзер миңа… Спидометрдагы бу “алтылар” әнә шул вакыйганың хатирәсе булып калды…

Шунда таксит егет күзлеген салып, миңа таба борылды. Берсе өстенә икенчесе ягылган җөйләр, шадра чокырлар, буй-буй җыерчыклар аның бит-йөзләрен тәмуг кисәвендә өтелгән кебек иткән. Ләкин мин бу йөздән һич курыкмадым. Киң ачылып, ниндидер якын туганын тапкан кебек елмаеп карап торучы бу мөлаем караш туң бәгырьләрне дә эретерлек иде…

Ниһаять, юлдашым, сикәнеп, айнып киткәндәй булды, башын күтәреп, алга – тәрәзә артында шаулап-гөрләп яшәп яткан урамга карады. Аңа ияреп, мин дә бу дөньяга кайттым. Тирә-ягыма күз салдым. Баксаң, без күптән инде тиешле чатка кайтып җиткәнбез, мин яши торган йортның янәшәсендә үк тукталып торабыз икән.

Бераз тын утырдык. Кул биреп саубуллашкач та чыгып китәргә ашыкмадым әле. Әһә, шушы сорау өчен утырганмын икән:

  • Ярәшкән кызың көткәнме соң? Сез бергәме?
  • Юк… Без бергә түгел. Аның бер гаебе дә юк. Үзем баш тарттым. Кеше арасында минем кебек ямьсез, котсыз кеше белән яшәү аңа кыен булыр иде…

Бу хәбәр миңа бик авыр тәэсир итте. Шуна да, бер сүз дәшми-нитми, баш кагып кына хушлаштым да урамга чыгып киттем, аннары, йөгерә-атлый кайтып, домофоннан фатирымның “66666”лы номерын җыйдым…

Галимҗан Гыйльманов

 

Мәгълүмат: kitap.net.ru

Бәйле