Яман шешетән вафат булган Айгөл Фазыйлованың улын кем уллыкка алачагы билгеле булды

-- Лейла

Удачина малай өчен гаиләне Айгөл туганнары арасыннан сайлавын аныклады.

“Опека органнарында гаилә тиешле тикшерүләр узды – ул федераль закон буенча барлык критерийларга тулысынча туры килә. Шуңа күрә якын арада Әмир бу гаиләгә тәрбиягә тапшырылачак”, – дип сөйли Гүзәл Удачина.

Айгөл Фазылованың якын дусты Гөлчәчәк Локманова Әмирнең туганнан туган абыйсы Айгөл белән яшәячәге турында сөйләде.

“Бу гаиләнең ике улы бар инде. Әмир алар белән булачак. Аны чит кеше түгел, ә туганы алып китүе дә зур плюс”, – диде ул.

Чыганак: Ватаным Татарстан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий