Мәскәүдә ике яшьлек маугли сабыйны табалар [фото]

-- Лейла

Сукбай яшәү рәвеше алып баручы кызның әнисе кызын берничә тапкыр ризыксыз һәм акчасыз калдырып  чыгып киткәләгән.

Мәскәүдә полицейскийлар ике яшьлек кыз-маугли табып алына. Бу хакта Троицк һәм Яңа Мәскәү административ округлары буенча Эчке Эшләр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хәл Шишкин урман бистәсендә булган. Битараф булмаган кешеләр полициягә хәбәр иткәндә, фатирларның берсендә кечкенә бала тагын  караучысыз калган. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре чүп-чар һәм пычрак өеме арасында ике яшьлек сабыйны тапкан.

Кызның 22 яшьлек әнисе сукбайларча яшәү рәвеше алып бара һәм кызы турында кайгыртмый икән.

Медиклар сабыйда көчле вирус йогышын диагностикаладылар. Шулай ук баланың тәнендә бөҗәкләр тешләүнең күп санлы эзләре табылган. Кызны хастаханәгә алып китәләр, хәзер аның тормышына берни дә янамый.

Чыганак: life.ru

Бәйле