«Күз тию»не ничек алдан сизеп була?

-- Лейла

«Күз тию» кеше сәламәтлгенә бик нык йогынты ясый ала.

Кешегә «күз тию» очрагы барлыгын табиблар да инкарь итми. Чыннан да, сәламәт кешенең кинәт кенә авырып китүен күп вакыт шуңа бәйлиләр. Аеруча балаларда бу хәл еш очрый. Безнең халыкта күз тиюдән өшкереп, кешенең хәлен җиңеләйтү киң таралган. Шулай ук турле догалар, әйтемнәр дә ярдәм итә ала дигән ышану яши.Балаларга «күз тию»нең берничә билгесе бар.
1. Температура күтәрелү. Ул дарулар ярдәмендә дә төшми.
2. Бала туктаусыз көйсезләнә.
3. Сабый күп нәрсәдән курка, өйдә берүзе калмый.
4. Элек зур кызыксыну белән шөгыльләнгән эшеннән баш тарта, сөйләшми.
Өлкән кешедә күз тию билгеләре.
1. Кеше көзгедәге үз күзләренә карый алмый.
2. Элекке кызыксынулары әһәмиятен югалта.
3. Яраланган тәне озак төзәлми.
4. Һава җитми, күкрәк кысыла.
5. Кеше бик еш йокы килгәндәге кебек исни.
6. Күңелен курку били.
7. Тормышның кызыгын югалта.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле