Татарстанда юл һәлакәтендә хатын-кыз һәм бала һәлак була

-- Alfia

Татарстанда «Хендэ» җиңел машинасы фура астына керә. Авариядә хатын-кыз һәм бала һәлак булды. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Авария бүген иртән республиканың Менделеевск районында булды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, чит ил машинасы руле артындагы хатын-кыз каршы полосага чыгып, идарәне югалткан һәм фура белән бәрелешкән.

Авариядә ике кеше һәлак булды. Чыганак мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар – ана һәм аның 9 яшьлек баласы.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий