Татарстанда ир хатынын, үз улын һәм үги улын үтерә

-- Лейла

11 яшьлек үги малай явыз үги ата кулыннан котылып, полиция чакырткан.

Узган төндә Менделеевскида ир кеше хатынын, 2 яшьлек улын һәм 19 яшьлек үги улын үтергән. Хатынның икенче ирдән булган 11 яшьлек улы гына котылып кала алган.

Ир кулга алынган, хәзер аны Алабугага озатканнар, аның белән тикшерүчеләр эшли.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле