«Башым каткан инде, нишләргә дә белмим» [булган хәл]

-- Alfia

Әни аралашучан кеше минем. Авылда, ни булса да, аңа керәләр. Сүзләре үтемле, зирәк хатын ул. Киңәш-табыш кирәк булса да: “Карале, Раушания, менә шулайрак булды бит, ни хәл итик микән”, – дип керәләр аңа. Андый кешеләргә ияләштем инде мин. Берәрсе кереп, шулай дип сүз башласалар, көләм генә хәзер. “Әни, клиентларың килгән!” – дим. Әни күпләр өчен авторитет, үрнәк хатын. Мин аннан аерым яшим, айга бер-ике тапкыр кайтып китеп йөрим.

Утызым тулып килсә дә, мин әле кияүгә чыкмадым. Йөргән егетләр гел юк дип әйтә алмыйм. Аралашучан мин, ул яктан әнигә охшаштыр инде. Кеше арасына чыкмыйча торсам, чирли башлыйм. Соңгы биш-алты елда берничә егет белән йөреп карадым. Кайсылары белән берничә ай гына аралаштык, арада озаграк йөрешкәннәр дә бар. Миңа гына шулай тоеладырмы: егетләр бик масаеп йөриләр кызлар белән. Базарда товар сайлап йөргән сыман сөйләшәләр.
Үзләре бик тәкәбберләр. Мактанырлыклары да юк инде, ә борыннары артык күккә чөелгән. Әтиләре кредитка алып биргән машинада йөргән булалар, үзләренең эше дә барлы-юклы гына. Ә синең белән шулай итеп сөйләшкән булалар, әйтерсең лә, миллионер диярсең! Бер егетем машинасында берничә тапкыр миңа кирәкле урыннарга алып барган иде. Шуны искә алмаган көне булмады. Кая да булса әйтсәм, ничек түләп бетерерсең инде, дип төрттерә иде.

Яхшылык эшлә дә, суга сал диләр бит. Кая ди бу! Искә төшереп җаныма тия иде. Икенче берсеннән дә шулай биздем. Анысы ике бүлмәле фатиры белән мактанып үтерә иде. “Студент чактан ук эшли башладым. Акчаны җыйдым, кредитлар алдым”, – диде. Эшли торган, максатчан, тырыш егетләрне яратам мин. Без бит аның белән кичләрен генә очрашып йөрдек. Көндез мин эштә. Ул да үзен эштә дип әйтә иде. Әмма мин аның кайда эшләгәнен беркайчанда төгәл генә белмәдем.
Йә машина сервисында, йә тагын икенче бер җирдә эшлим дип әйтә иде. Берсендә кич белән йөрибез шулай, әнисе шалтырата моңа. Сөйләшә башлагач, ишетелә бит инде, мин янда гына торам. Әнисе әйтә моңа: “Кайчан эшкә урнашасың инде, кредитыңны бездән тагын күпме түләтәсең?” – ди.
Ачуланып, тавыш күтәреп сөйләшкәнгә күрә ишетелеп торгандыр инде шулай. Егетем әнисе белән озак сөйләшеп тормады, әле юлда бара идем, кайткач шалтыратырмын, әни, дип трубканы куйды. Минем янда үзенең эшсезлеге, әнисеннән түләтеп яткан кредитлары турында сөйләшәсе килмәгәндер инде. Әмма шушыннан соң минем дә аның белән бүтән сөйләшәсе килмәде. Озатып куйдырттым да, бүтән яныма килмә дип кереп киттем.

Шундыйракка охшаш мисаллар шактый минем. Ә хәзерге егетем башка. Без аның белән ярты еллап бергә инде. Холкы да, үзе-үзен тотышы да ошый миңа аның. Мине яратам дип әйтә. Әмма бу егетемнең бер ягы бар: сколиоз аның. Бер тапкыр операция дә ясатты инде. Сколиоз – заман чире инде ул, бер карасаң. Минем кеше сөйләшкәннәрен тыңлаганым бар бит. Эштә дә кызлар сөйләшәләр шулай, мәктәптә укучы балаларында шул сколиоз икән.
Дөрес утырмаганнан, озак вакыт бөкерәеп утырганнан барлыкка килә. Әмма күпчелек кешенеке сизелми ул. Ә минем егетнеке көчле булса кирәк, аның йөрешендә үк бераз күренә ул. Чалшаебрак йөри. Тиккә генә операция ясатмагандыр инде дип уйлыйм. Әни дә аның турында белә. Авыруына була күрә, аралашуыбызга да каршы. Чөнки өйләнешү турында сүзләр берничә тапкыр булды инде. “Олыгая-олыгая булган чирләр аза гына ул, кызым.
Авыру кеше белән яшәргә авыр булачак. Өйләнешеп яши башлагач, балаларыгыз тугач, мәшәкать басачак. Бу заманда ат сыман эшләп торганда да тормыш авыр әл. Кая ди ул әледән күзгә күренеп торган авыру кеше белән анда. Шул авырлыкларга түзә алмыйча, үзең генә дөньяны тартып үзәгеңә үткәч, аерылырырга туры килер. Ә кешеләр аңламас.
“Авырту ирен ташлап китте”, – диярләр дә, гаепләрләр. Үзеңә дигән сау-сәламәт ир-егет бетмәгәндер, насыйбы чыгар әле”, – ди. Әнинең сүзләре һәрвакыт дөрескә чыга минем. Шуңа да кешеләр киңәшләшергә килә бит инде аның янына. Күрәзәче дә, им-томчы да түгел ул. Үзенең тормыш тәҗрибәсенә таянып кына шулай фикерли. Кайчак әни белән килеп киңәшләшкән, әмма барыбер үзенчә эшләгән кешеләрне беләм. Соңрак үкенәләр.

Әни дә әйтә аннары: “Их, тыңламадылар гына бит шунда сүземне, шул көнгә каласыларын әйтеп тордым”, – ди. Шуңа да аптырашта калдым. Әни сүзеннән чыкмыйча гына яши торган “әни кызы” да түгел мин. Шул ук вакытта аның тәҗрибәсен дә сызып ташлап булмый. Башка егетләр белән бик җайлы гына араларны өзә идем, ичмасам. Ә монысы йөрәккә яттымы, әлегә берни әйтә алмый йөрим. “Авырмаган кеше юк инде ул хәзер”, – дип, ничек тә акларга тырышам. Башым каткан инде, нишләргә дә белмим.

 

Мәгълүмат: beznen_avil

Бәйле