«Бу хатынның үзен өшкереп кайтыр идем! Булмаган бозыкны эзләп йөрмәсен…»

-- Alfia

Әллә нинди кешеләр бар инде, Ходаем. Ирләр арасында гына түгел, хатыннар арасында да сансызлары очрый. Туймазы ягыннан Нәзирә дигән берәү язган газетка, “Өшкертеп кайтыр идем”, дип. Мин бу хатынның үзен өшкереп кайтыр идем! Булмаган бозыкны эзләп йөрмәсен, үзе бозык ул! Менә була бит бәхетле хатыннар, бу шул инде. Ире себердә эшли, 50 мең сум акча алып кайтып бирә. Ә бу хатын шуңа да риза булмыйча, тырнак астыннан кер эзләп йөри.

Алай гына да түгел, ир эшләгәнне тәртипләп кенә йортка, уртак тормышларына тотасы урынга, эчеп ята. Үзенең эчкәнен бозыктан күрә әле, җитмәсә! Иман тактасын укытырга кирәк бу хатынның! Әле дә ире сабыр икән дим. Безнекләр булса, боттан тотып тәрәзәдән күптәннән очырырлар иде инде. Ирнең мондый хатынга акча да бирәсе килмәс. Себердә акчаны тиккә генә бирмиләр аны. Эшләп кайткан кешеләр сөйли бит инде, анда ир-ат эше бик авыр ди.

Ә бу хатын шул акчаны эчеп ята әле. Сансыз инде бу хатын, бүтән сүз юк аңа. Иренең йөргәненә дә аптырамасын. Айлар буе эшләп кайтып, авызыннан сасы ис килеп торган хатынга карыйсы килсенме әллә? Барып чыккан алкаш ирләр төсле, иртән баш төзәтүгә үк барып чыккан бит инде ул. Начар тормыштан да түгел бит. Рәхәт, тук тормыштан шулай булып яши бу Нәзирә дигән хатын. Мин нык аптырыйм инде, тормышта ник шулай икән ул: бер җүнлегә бер җүнсез туры килсә дә килер икән, дим. Күп бит андыйлар.

Менә мин эшләгән эштә генә дә әллә ничә шундый пар бар. Бер хатынның ире гел эчә безнең. Айныган көне юк дисәң дә була. Әле шулай да яшәсә дә яши инде дибез. Рәтле хатыны бар чөнки. Нинди булса да, кайнар ашыннан өзми, урамнарга куып чыгармый. Шушы хатын хәзер идән дә юарга кала. Безнең белән көне буе болай да эшли. Без кайтканда, кала.

Кеше китеп беткәч, идәннәрне юып, ишекләрне бикләп, соң гына өенә кайтып китә. Ә нишләсен? Иреннән китә алмый, куып та чыгармый инде. Ә яшәргә акча кирәк бит, кая барсын. Шуңа нәрсә бар – барысына алына. Шушы Нәзирәнеке төсле иллешәр мең алып кайтып бирә торган ире булса, белер иде акчаның нишләтәсен дә, юк шул. Бәхетеңне керпе нитеп китсә, шулай була инде ул, дияр иде минем әби бу очракта.

Бер ир бар, бездә шулай ук күптәннән эшли инде ул. Җитәкче-мазар да түгел, әмма акчасы ай саен шыгырдап кереп бара аның. Кулы оста, шабашка да чакырмыйча тормыйлар. Кыскасы, акчаны берничә җирдән кертә белә бу ир. Ә хатыны шуны барлап тора дип уйлыйсызмы? Юк! Тотты ди, бар! Кайчан карама, кибетләрдә кем йөри дисәң, шул ирнең хатыны сайланып йөри. Өстендә чыккан саен яңа кием. Тырнаклары да ясатылган аның. Минем күршедә генә тырнак ясатучы кыз яши. Аңа бер кергәндә бер меңеңне кыстырып керергә кирәк, диләр. Шулай кыйммәт икән ул тырнаклар ясату.

Ире шулай эшләмәсә, меңешәр тәңкәгә тырнак ясатып йөрмәс иде. Матурлыйм дисәң, тырнакны үзеңә дә матурларга, буяп җибәрергә була бит инде аны. Акчасы бик артык кешеләр генә түләүлегә йөри ала. Кызыкканга үзе шулай сөйли дип уйламагыз тагын, кызлар. Әмма мин район җирендә кемнең кайда эшләгәнен, якынча күпме акча эшләгәнен белеп торам бит инде. Шуннан саныйсың инде: кем акчасын белеп тота, кем белештермичә тота.

 

Мәгълүмат: beznen_avil

Бәйле