Ир-ат йоклап яткан дус кызына бензин сибеп, ут төртеп яндыра

-- Лейла

Бөгелмәдә 42 яшьлек ирне 38 яшьлек хатын-кызны яндырырга маташуда гаеплиләр. Бу хакта бүген Тикшерү комитетында хәбәр иттеләр.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 24 ноябрьдә ир үз өендә хатын-кыз һәм танышлары белән бергә эчкән. Кунаклар киткәннән соң, ир-ат белән хатын йокларга яталар.

«Уянгач, хатын-кыз аның алдында конистра һәм кулында зажигалка белән  торган ир-атны күргән. Аннары ир бензин сибелгән юрганга зажигалка ташлый  һәм китә», — дип хәбәр иттеләр СКда.

Буыннар авыруы булган хатын-кызны уттан күршесе тартып чыгарган, аңа янгын турында гаепләнүче үзе хәбәр иткән.

Чыганак: Вечерняя Казань
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий