«Флешка артыннан китте»: Ришат Төхвәтуллин ярдәм сорый [фото]

-- Лейла

Танылган татар җырчысы Ришат Төхвәтуллин инстаграмда үзенең тавыш операторы Артур Гобузовның Башкортстанның Чишмә районында гастрольләрдә югалуы турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, тавыш операторы концертка ике сәгать кала флешка артыннан киткән, шуннан соң аны берәү дә күрмәгән.

“Без полициягә мөрәҗәгать иттек, кибет һәм вокзалны тикшердек, әмма ул беркайда да юк”, — дип сөйләде Ришат үзенең мөрәҗәгатендә.

Ул  югалган кешене табарга ярдәм итүен сорады.

Бәйле