Илназ Гарипов итәкле ирләр белән җырлый башлаган

-- Лейла

Җырчы Илназ Гарипов бу юлы «Казан кичләре» концертында ВИА «Хитобои» группасы белән җырлады.

Бу төркемнең җырлары интернетта шактый популярлык җыя, күбесен миллионнан артык кеше караган, алар танылган «Ленинград» төркеме белән дә бергә җырлыйлар. Группада татарчаны аңлый торган бердәнебер солист – Наилә. Ул концертка ноталар төшерелгән күлмәк киеп килгән иде. Тамашчыларның: «Нинди җыр язылган анда?» – дигән соравына, кыз озак уйлап тормыйча: «Ай былбылым», – дип җавап бирде. Гомумән, ВИА «Хитобои» төркемендә үзенчәлекле киенәләр. «Мине кеше төсле киенми дип әйтә идегез, болар янында мин ярыйсы саналамдыр әле», – ди Илназ. Группагы егетләрнең берсе шортыдан, икенчесе шотланд итәге – килттан иде. «Безгә шулай җайлы», – ди егетләр. Алар үзләрен милли төркем дип атый. Төрле телләрдә җырлар башкара.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле