ТНВ башлыгы Әминов “Милли премия”не алып бармакчы? Әнвәр Нургалиев, Гөлназ Асаева һәм башкалар акча түлиләрме? [видеорепортаж]

// Татар Тудей // Татар Бүген // Алсу Әхмәт //

“Болгар радиосы” милли музыкаль премиясе лаеклыларны барлап, җиденче мәртәбә тапшырылды. 14 декабрь Казанда тамашачылар яраткан артистлары белән бергәләп аларның уңышларына сөенде. Яңа исемнәр, аермалы сәхнә бизәлеше, заманча җырлар белән бергә үрелеп барган ретро җырлар һәм күптән көтелгән яңалыклар-боларның барысын «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узган “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында күреп булды. Алып баручылар, артистлар тарафыннан да, әлеге премиянең бары тик халык сайлап алганнарга гына тапшырылганына акцент ясалды.

Тантананы гадәттәгечә Рөстәм Гәйзуллин белән Илфар Кәримов һәм шулай ук, ир-атлар төркемен җанландырып җибәрүче, Татарстан Яңа гасыр каналы аша таныш булган Эльвира Фазлыева да алып барды. Концертны тамаша кылган, ТНВ каналы башлыгы Илшат Әминов, аларга карап үзендә дә милли премияне тапшыру тамашасын алып бару теләге тууын әйтте.

“Мин залда утыруга караганда сәхнә артында булып мондагы атмосфераны тоярга яратам. Сәхнәдә-әзерләнеп куелган күренеш, ә артында тормыш гөрли. Дөресен генә әйткәндә, миндә алып баручы ролен башкару теләге туды. Мин элек тә шигырьләр сөйләп, тамашалар алып бара идем. Ләкин әлегә татар телен белү дәрәҗәсен күтәрергә кирәк, чөнки болай гына сәхнәгә чыгып булмый. Кызыклы булсын дисәң-импровизация кирәк. Мин үзем ипровизацияне бик яратам, әмма ул әйбәтләп әзерләнгән булырга тиеш”, диде Әминов Татар Тудейга.

Илшат әфәнде шулай ук, җыр авторларын, композиторларны да бәяләп, аларга мәртәбәле дипломнар тапшыру күренеше әлеге тамашаны башкалардан аерып тора диде. “Яшь, яңа исемнәрне халыкка чыгарып, аларга иҗатта дөрес юнәлеш күрсәтер өчен тагын берничә премия булырга тиеш безнең Республикабызда”, ди Әминов.

Тамаша барышында алып баручылар берничә кат, әлеге премиягә бары тик тамашачы мәхәббәтен яулаган, тамашачы сайлаган җырчылар гына ия була ала дип ассызыклады. Җырчы Гөлназ Асаева быел милли премияне беренче тапкыр алды һәм ничек моңа ирешкәнен сөйләде.

“Тнв каналы хит-парадында “Китә кызлар” җыры беренче урын алды һәм шуннан соң мине бирегә чакырдылар”. Гөлназ шулай ук алга таба булган планнары белән дә уртаклашты. Сүз уңаеннан бу елның көзеннән, җырчы үз концертлары белән гастрольләргә чыгарга әзерләнгән иде. “Әйе, дөрестән дә команда белән бераз гына аңлашылмаучанлык килеп чыкты һәм үзем генә эшләргә мәҗбүр булдым. Әле әзерләгән яңа программаны Башкортстанда гастрольләр белән

башлап җибәрергә булдым, чөнки Татарстанга керергә акча җитмәс дип уйладым. Дөресен генә әйткәндә, мин гап-гади концерт белән генә чикләнергә теләмим, креативлык эзлим, булса-сыйфатлы булсын дидем”, дип әйтә Асаева.

Әнвәр Нургалиевның “Болгар радиосы” милли музыкаль премияне икенче тапкыр алуы. Белгәнебезчә, Әнвәрнең дә гастроль графигы бик тыгыз һәм концертлар арасында мондый тантаналарга килеп бүләк алу бик сөендерә дип әйтә җырчы.

“Әлеге бүләкне балаларыма күрсәтер өчен дә, һәм шулай ук минем иҗатымның нәтиҗәсе булып та күрәм. Менә шушы сынны фәлән елны фәлән җыр өчен, акча түләмичә, ә лаек булганга күрә алдым дип әйтер өчен”, диде җырчы.

Билгеле булганча, “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында башкаручыларны гына түгел, ә шулай ук сүз һәм көй авторларын да бүләклиләр. “Спектакльләргә музыка иҗат иткәне өчен” талантлы композитор Эльмир Низамов та премиягә ия булды. Хәер, Эльмир сәхнәгә чыгып синтезатор артына баскач, тамашачылар арасында “Бу кем икән?” дип әйтүчеләр булды, ләкин Илүсә Хуҗина һәм Камал театры артистлары башкаруындагы театраль номердан соң халык алкышларын җәлләмәде. Мөгаен, әлеге тамашадан соң, Эльмирны белүчеләр саны күпкә артыр.

Тантанада легендар җырчы Рафаэл Ильясовны да зурладылар. Ул да сәхнәгә чыккач халык тарафыннан көчле алкышларга күмелде. Рафаэл әфәндегә дә шулай ук алтын йолдыз сыны тапшырылды.

Автор-башкаручы, продюсер Гүзәлия концерт югары дәрәҗәдә, зәвыклы итеп оештырылганын билгеләп үтте. “Премияләр бик күп булса да, аларны чагыштыру кирәкмәс, чөнки аның һәрберсе аерылып тора үз атмосферасы, җырчылары белән. Әлеге премиягә килгәндә, аның югары дәрәҗәдә эшләнгәнен әйтеп узасым килә. Сәхнә бизәлеше бик ошады, шулай ук программаның алты сәгатькә сузылмавы да хуш килде”, диде Гүзәлия.

Ришат Төхвәтуллин быел “Татар җыр сәнгатенең асылын саклап дөньякүләм дәрәҗәдә иҗат иткәне өчен” алтын йолдыз сыны белән бүләкләнде. Җырчы тамашачыны “Тиңнәр юк” җырын башкарып сөендерде. Ә соңыннан халык Ришатның хәзер инде Татарстанның атказанган артисты икәнен дә белде. Бу яңалыкны тамашачы овация белән каршы алды.

Бәйле