Трассада бала елап утырган…

-- Лейла

Бала үги әтисе белән машинада китеп барганда бүреген тәрәзәдән ташлавын һәм бу ирнең аны юлда төшереп калдыруын әйтә. Тирә-якта бер машина да, кеше дә күренмәгәч, волонтер аны якындагы полиция бүлегенә илтә.

Соңрак хокук сакчылары малайның әтисен таба алган. Тегесе сабый машинадан бүрек ташлагач, аны табу өчен туктадык, дип белдергән. Янәсе, ир бүрекне эзләп киткән һәм малайга машинада утырырга боерган. Әйләнеп килсә, бала юк. Ләкин ир бер хатынның малайны кара машинага утыртуын күреп ала.

— Алты яшьлек бала ни фамилиясен, ни адресын, ни яшәгән шәһәре исемен белми иде, — ди волонтер.

Бу хәл Краснодар краенда булган.

Баланың ата-анасы хатынны малайны урлауда гаепләргә булыша.

 

Чыганак: Кызыл таң
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий