“Киттең инде мине ташлап, ялгызымны калдырдың”

-- Alfia

Ике ел элек иремнең зурәтисе якты дөнья белән хушлашты. Февраль аеның 23ендә 87нче яшендә җомгага каршы төндә ахирәткә күчкән. Аны озатып, җирләү эшләре тәмамлангач, зираттан кайткан ирләр Коръән мәҗлесенә кереп утырды.

– Барыгызга да рәхмәт, — диде зурәниләре, күзләрен сөртеп. – Соңгы юлга озаттыгыз, урыны җәннәттә булсын…

Мулла Коръән аятьләре укыды, сәдакалар таратылды, дәшми-тынмый гына аш ашалды, чәй эчелде һәм халык тынсыз гына өенә таралды.

Зурәнинең акрын гына зурәтинең киемнәрен сыйпап утырганына күзем төште. Күзләрендә яшь, ул иренең киемнәрен шулкадәр сөеп-яратып сыйпый иде… “Киттең инде мине ташлап, ялгызымны калдырдың”, — дип акрын гына пышылдый-пышылдый үзалдына сөйләнә.

– Үләр алдыннан гел миңа рәхмәт әйтте. “Туктале, әллә син китәсең алдан, әллә мин”, — димен. “Юк, мин китәм, рәхмәт сиңа барсы өчен дә”, — ди. 65 ел бергә гомер иттек, мин аңа беркайчан да каршы сүз дәшмәдем…

Зурәнкәй берара тынып калды.

– Бик эшчән булды, кулыннан килмәгән эше юк иде. Хәтта үзе мебель эшләп сатты. Өйне дә икәү салдык, без бөтен эшне гел бергә эшләдек, — дип истәлекләргә бирелде зурәнкәй.

…Благовар районының Кашкалаша авылында туып-үскән Зөлфирә Бикмеева белән Уфа егете Рифгать Башаров белән танышуы турында елмаеп искә ала. Уфада яшәгән туганнары Рифгатьне авылдагы яшь кенә Зөлфирә белән таныштырырга алып кайталар. Дингә мөккиббән киткән тәртипле, әдәпле, инсафлы егет Зөлфирәнең күңеленә шунда ук хуш килә. Икенче юлы инде Рифгать Зөлфирәне үзе белән алып китү нияте белән кайта. Шулай җитәкләшеп ике яшь йөрәк олы тормыш юлына чыгып китәләр…

65 ел гомер бергә үтелгән. Бер-бересе турында бары тик җылы хисләр генә… Ике бала тәрбияләп үстерәләр, кызганычка каршы, берничә ел элек авыр чир 44 яшьлек улларын кара җир куенына алып китте.

Рифгать зурәтиләре бик укымышлы, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булып яшәде. “Тормыш булгач төрле чаклар була инде. Ирләр холыксызланып та китә, шул вакытта дәшми калуың хәерле”, — ди зурәнкәй 65 еллык гаилә тормышының серен ачып.

Бу язманы язарга утыргач, кайдандыр укыган бер кыйсса искә төште. Күкнең җиденче катында яшәүче ике фәрештәнең берсе гел болытлар өстенә ятып ял итә, ә икенчесе, көн-төн дими, Җир белән Күк арасында йөреп тора икән. «Бер дә ял күрмисең, нишләп йөрисең соң?» – дип сораган аннан беренче фәрештә. «Мин кешеләрнең: «Аллаһы Тәгаләм, ярдәм итсәнә…» дигән ялваруларын ташыйм… – дип җавап биргән ул. – Ә син нигә һаман эшсез ятасың да ятасың?»
– Мин ташырга тиешләре: «Аллаһы Тәгаләм, рәхмәт сиңа!» – дип башланырга тиеш…
Без бүген рәхмәтне сирәк әйтәбез шул. Күп вакыт Аллаһы Тәгаләдән гел ярдәм генә сорап ялварабыз. Зурәнкәйнең сүзләре күңелемә тирән кереп калды, мин аны еш искә төшерәм. Ислам динендә иренең ризалыгына, бәхиллегенә ирешкән хатын-кыз бәхетле хатын-кыз ул.

Күптән түгел кунакка баргач, бер олы гына яшьтәге апаның гомере буе холыксыз иренә ярап яшәве турында бәян иттеләр. Ул апа үзе дә килгән иде. “55 ел бергә яшибез, мин аңа беркайчан да каршы сүз дәшмәдем. Гомер буе ул әйткәнчә булды”. Мин бу сүзләрне икенчегә ишетеп уйландым.

 

Мәгълүмат: omet-rb.rbsmi.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий