Фирдүс Тямаев «Азнакай колхозниклары» дип көлгән журналистларга каршы флешмоб белән чыга [видео]

-- Лейла

Ике журналистның инстаграмдагы видеосы Фирдүс Тямаевны «Азнакай мин сине яратам» дип фото-флешмоб башлап җибәрергә мәҗбүр иткән.

Гаугалы роликта журналистлар «Ср…й Азнакайдан килгән колхозниклар кебек, әйдә, Корстонда көзге алдында фотога төшик», дип ямьсез кыланалар. Әлбәттә, журналистларның кеше турында болай мыскыллап сөйләшүен һәм кылануын берни белән дә аклап булмый.

Әлеге видеоязманы беренчеләрдән булып күргән Фирдүс Тямаев азнакайлыларны яклап һәм район башлыгына мөрәҗәгать итеп: «Мин Азнакайда биш ел эшләгән кеше буларак, шуны әйтәм, бүгенге көндә Азнакай алдынгы, мәдәният ягыннан алга киткән район. Марсель Зөфәр улы, бу эшне болай гына калдырмассыз дип уйлыйм», — ди.   Җырчы инстаграмда кыегаеп басып фотога төшү флешмобы башлап җибәрә һәм интернет кулланучыларны бу эштә үз артыннан чакыра.

 

Бәйле