«- Әтием!-дип өзгәләнде сабый. Башны күтәрсәм, ни курим…»

-- Лейла

Тырыйк кайчандыр бик матур иде, билгеле. Ап-ак иде. Йоп-йомшак иде.

Җырдагыча: «Койрыгы кыска гына, колагы җиргә тигән…»

Нинди бүләк алырга кирәклеген беләммени? Көне килеп терәлгәч, җир

җимертеп эзләдем. Нәрсә алырга? Ниндине? Нигә? Барыбер түгелме?

ГУМда гына: «Ярамаган тагын», – диярлек уенчык табылды…

Мин: «Тырыйк-тырыйк», – дип сөйләнеп, куянны алда сикерткәндә, и

күңеле була иде баланың! И куана иде шуңа, нарасый!

Исеме шулай ябышып калды…

Тырыйк тузган инде. Бала-чага теленнән төшмәгән табышмактагыча,

җәйгә әзерләнә, ахры – аңа шулай яхшырак – төсен алыштыра башлаган:

илаһи сафлыгына язмышның кара тыны сеңгәнме, тормыш тузаны кунганмы

– көлсуланган, төерләнгән, тупасланган. Өзелгән уң колагын әнисе, рәхмәт

яугыры, чем-кара җеп белән шытырдатып тегеп куйган. Тырыйкның бер

күзе уңган, икенчесе, гомумән, чуар төймә генә – тутырып карасаң, беркадәр

куркыныч хәтта: уң күзе – түшәмгә, сул күзе идәнгә багып тора.

Нишләп ярата ул аны?

Белмим.


Белешмә иртәгә генә әзер булачак. Әле анысына ничек күнде. Яхшы гына

марҗа: киң, зур, күп. Күзен дә йоммый:

– Ике атнадан! – дип тора.

– Әзер кәгазьне тартып чыгарыр өченме?!

Әңгәмәдәшемнең: «Яшь кеше, чиратны тоткарламагыз!» – дип оран салырга

әзерләнгәнен күреп, мин, беткән баш беткән, дигәндәй, учлап борчак сиптем:

– Морат Дусай җәһәт эшләп бирерсез дигән иде.

Апаның күз карасына нур кунды. Күпме сөзеп карап торгандыр, аякларым

калтырана башлаган иде инде, кинәт, кистереп:

– Иртәгә килерсең, – диде. Һәм, нишләптер, күкрәген капшап куйды.

Архивтан кайтканда, Әмир камыр булган иде инде, кочагыма шудырып,

диванга кертеп салдым гына. Үзем, колакчыннарымны киеп, синтезатор

алдына чүмәштем…

Күпме вакыт үткәндер, белмим, линолеум идән буйлап нәни аякларның

шап-шоп йөгергәне ишетелде һәм ишек уемында бала пәйда булды:

– Тывыйк кадя, дим?

– Белмим, – дидем, эштән аерылмаска тырышып.

– Тывыйк биү!

– Эзлә, кая куйдың соң?

– Бе-мим, – диде Әмир, басымны беренче иҗеккә ясап.

– Мин дә белмим. – Гаять җитди халәттә булгангамы, сүзләрем телеграф хәбәре

сыман кыска һәм коры чыкты. – Әти эшли. Бар, тракторларыңны ватып уйна.

Әмма Әмир:

– Як, дим! – диде, үҗәтләнеп. – Тывыйк кадя?

Бәй, мин аны машинадан алып кермәдем дә бит!

Өстәлдә аунаган телефон канәгатьсез бырылдый башлады. Аида шалтырата,

ахры, дип уйладым гына, каһәр, Сикорский булып чыкты. Төребкәне алганчы,

Әмир тагын бер кат:

– Тывыйк кадя? – дип карашын миңа батырды.

– Эш барамы? – диде Сикорский.

– Әкренләп.

Җавап маэстроның күңеленә хуш килмәде, ахры:

– Син ут уйнатырга тиеш! Бу арада сиңа эш дип кенә яшәү фарыз.

– Тывыйк кадя, дим? – дип үҗәтләнде Әмир.

– Ычкын! – дидем мин аңа.

– Что? – дип аңышмый калды маэстро.

– Сезгә әйтмим, – дип ачыклык керттем.

– Тывыйк кадя, дим?!

– Иртәгә тугызда матбугат конференциясе, – диде Сикорский.

– Хәтерлим, – дидем, тешне шыгырдатып.

– Тывыйк кадя, дим!

– Күрешербез, – дип, маэстро ярык мичкәдәй мәгънәле әңгәмәгә нокта

куйды.

– Ычкын моннан! – дип, бар ачу-нәфрәтемне Әмиргә иштем мин,

бәбәкләрем акайды: – Эшләп утырганда, әтигә якын киләсе булма! Телефоннан

сөйләшкәндә, якын киләсе булма! Сезнең өчен чәчем белән җир себерәм бит!

Кеше хезмәтен белмәгән ишәкләр! Күз алдымнан югал, бәреп үтергәнче!

Машинадан тырыйкны алып кергәндә, Әмир балкон ишеге төбендә үксеп

утыра иде. Кызарынган, шешенгән… кызганыч. Кулымдагы уенчыгын күреп,

каршыма йөгерде ул. Минем аны кочаклап аласым, юатасым, кысып-кысып

сөясем килде – кочаклатмады: йомшаккаен тартып алды да, тотлыга-тотлыга

сөйләнеп, янә почмагына посты:

– Тыв… выйк… тыв… выйк… ми… йе… ке…

«Тагын бер көн! Аннары бетә», – дип, хисләремне басарга тырыштым.

Аяклар үзеннән-үзе кухняга илтте. Синтезаторны җайлап куйдым,

колакчыннарны кидем. Нигә? Барыбер ике нота да ялгый алмаячакмын бит…


Ул бүген дә миннән алданрак уянды. Томан аша гына аның әле торып

утыруына, аннары, аптырагач, яңадан сузылып ятуына игътибар иттем. Шулай

берничә мәртәбә кабатланды.

Ул миңа ике тамчы судай охшаган: сумала сылагандай кап-кара чәч, уймак

кадәр борын, озын керфекләр, күзләрендә – күкнең илаһи зәңгәрлеге… Холыкфигыле генә әнисенеке. Ипотекасына, операсына, дөньясына төкереп, үзе

генә аңлаган телдә тырыйк белән гәпләшеп утыра. Кем булыр ул? Нишләр?

Ни көтә аны?

Егерме бере. Җомга көн.

Мин бүген аерылышу турында таныклык алырга барам.

– Хәерле иртә, – дигәнем, уенга алданган баланың битарафлыгына бәрелеп,

янә үземә кайтты. Киреләнә-киреләнә, талаша-талаша иртәнге чәйне эчкәч,

Матбугат йортына – пресс-конференциягә юнәлдек. Әмирне «Идел» журналы

кызларына тапшырып, сәгать ярым ут йоттым (ләчтит сату шуның кадәр

барды). Малай үзен тәртипле тотамы икән инде, редакциянең астын-өскә

китермиме, хур итмиме? Ниләр сөйләгәнемне дә анык хәтерләмим. Иң мөһиме:

«Төп теманы ачар өчен мин, билгеле, татар классик сәнгате традицияләренә

таянырга тырыштым», – дип әйтергә онытмадым. Хәер, борчылырга җитди

сәбәп юк: журналистлар минем фикерне барыбер үз сүзләре белән алыштырып

куячак.

Ул арада Әмир Энҗенең кашын ярырга, Рәисәнең алкасын умырып

төшерергә, ә Ландышны каһвәгә пешерергә өлгергән…

Архивта белешмәне әзерләп куйганнар иде. Мин, кат-кат рәхмәт

әйтеп, Җәлил урамындагы ЗАГСка очтым. Төштән соң паспорт алырга да

өлгерәчәкмен әле. Аннары инде банкка гына сугыласы.

Тәртип!


– Ул телефон нәрсәгә сиңа? – дидем мин, Аиданы ишетүгә. – Ник алмыйсың?

– Әти исән-сау. Вакытында ярдәм күрсәткәч, хәләйде. Шуңа идемме?

Кыенсынып куйдым:

– Шуңа.

– Бүген кич утырып китәм.

– Әниең?

– Алар яңадан кавышыр төсле…

Авызымнан аңлаешсыз авазлар коелды.

– Кәкре каенга күп терәттең инде, әйт, нәрсә иде? – дип кайтып сорады

Аида. Гаҗәп: аның сүзләрендә һич салкынлык тоймадым, киресенчә, тавышы

гаять җылы кебек тоелды.

– Чынлап, шул гына, – дип ялганга бардым.

ЗАГС төшкә ябылып, безне, эчтәге халыкны, өстән бикләп киттеләр.

Авырлыгы җанга басып торган бина астында бер сәгать буе ничек түзәрсең?

Бер сәгать! Хәзер бу сүз «Мәңгелек!» сыман куркыныч яңгырый.

Мин гүзәл орнаментлар белән бизәлгән келәм буйлап таныш баскычлардан

үттем. Таныш култыксаларга орындым. Адәм белән Һәваны пар итәрлек никах

йортының таныш һавасын, исен суладым. Ярабби! Барысы да шул ук икән

ләбаса! Баш очында шул ук люстралар балкый. Шул ук шәмдәлләргә электр

уты эленгән. Шул ук тәрәзәләр шул ук чаршаулар артына йөзен яшергән.

Ләкин шул ук кызыл ишекләр ачылмаслык итеп ябылган. Һәм шул ук көзгеләр,

каш җыерып: «Монда нишләп йөрисең тагы?» – дигәндәй, сүзсез генә мине

битәрли…

Әйе, дүрт ел элек шушы бинада ЗАГС хезмәткәренең: «Ризамы?» – соравына

без, әйтеп-аңлатып бетермәслек хисләрдә йөзгән ике кеше – ике шундый төрле,

үзгә, бер-берсенә һич охшамаган кеше: күк белән җир, ут белән су, ай белән

кояш – бер-беребезнең дымлы күзләренә багып, беравыздан: «Әлбәттә», – дип

җавап кайтардык.

Бала дивар буйлап агып төшкән көзгеләрне мыскыллап изалана: борын

яфракларын киңәйтә, күзен акайта, авызын чалшайтып тел күрсәтә.

Әмиргә ике яшь тулып узды. Әмир өчкә якынлаша. Ике ел семиминима2

кебек узды да китте. Ул арада нәрсәгә ирештем соң? Нәрсә таптым? Нәрсәне

югалтып маташам?

Бармак белән тез капкачына суккалап, кичә язган теманы искә төшергән

арада, кабинет ишеге ачылды.

– Гозерегез? – дип чакырып алдылар.

– Таныклык кирәк, – дидем мин, сагышлы елмаеп.

– Яхшы, – диде мөлаем кыз, белешмәне җәт кенә папкасы эченә шудырып.

– Ике атнадан килерсез.

Мин берничек тә ике атна көтә алмый идем. Миңа бүген үк торак фондына

акча күчерергә кирәк иде. Бүген үк! Шөбһәләнеп:

– Бәгырем, мин Морат Дусайдан идем бит, – дидем.

Чибәр затка яшен суктымыни – сикереп тә торды, яңакка чалып җибәргәндәй:

– Тем более, – дип, чырылдап, бүлмәдән чыгып та китте.

– Йывый, – дигән нәтиҗәгә килде Әмир.

ЗАГСның авыр ишекләрен ачып җибәрүгә, үземне амнистия буенча азат

ителгән кабахәт сыман тойдым. Дөрес тә түгел сыман, яхшы да түгел, ярамый

да, кыен да. Ләкин барыбер рәхәт, коточкыч рәхәт!

Урамда бүген җиләс иде…


Балалар кафесында Әмир гөбәдиядән йөзем чокып утырганда, мин Морат

Дусайны җыйдым:

– Әссәлам, абзый!

Телефон төребкәсе:

– Вәгаләйкемәссәлам, энекәш, – дип җавап бирде. – Паспорт алдыңмы?

– Юк әле, – дип авыз эчемнән ботка пешердем.

– Нишләп алай?

– Әй, – дип аклангандай иттем дә шүрәлене мөгезеннән алдым: – Артык

акчаң бармы?

Ул каһкаһәле көлде:

– Артык акча, дип… күпме кирәк?

Сумманы атагач, Морат абый бераз дәшми торды. Аннары:

– Сугылырсың, – диде.

Күпме вакыт тинтерәткән мәсьәлә сыңар сүз белән хәл ителде. Мин җиңел

сулап куйдым: борчылуым юкка булган лабаса. Барысы да юкка булган…

Әмир, шоколадка буялган учын каш турысына күтәреп:

– Әппәү, – дип бит сыпырды.


Банктан чыгуга Әмирдән дә ныграк куанучы булмагандыр. Мин күкрәк

тутырып суларга өлгергәнче ул фонтан янында таптана иде инде:

– Бу – акбаус!

Борчулы тойгылардан арындырып, телефон шалтырады. Ләкин бу юлы

тагын да борчулырак тойгыларга ташлый алмады ул.

– Добрый день, Сергей Валерьевич!

– Башаяк иҗатта чагыңдыр дип өметләнәм?

– Әлбәт-тә… – дигәннән соң, күпмедер пауза алып: – Юк, – дип өздердем мин.

– Что? – дип тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, ахры – тыңлап бетермәдем,

сүндердем.

– Улым, суга төшеп китә күрмә.

Әмир җәт кенә юлга тезләнде һәм, сул кулын асфальтка салган хәлдә, уң

кулын иягенә терәп, авызын ачты: – Менә мондый акбаус.

– Әйе шул, – дип көлдем мин. – Маладис, улым.

– Мин акбаус кавыйм, – диде ул.

– Кара.

– Менә мындый акбаус.

– Әйе, улым, маладис, – дидем мин.

Ул, һичшиксез, миннән яхшырак, миннән иманлырак, миннән гыйлемлерәк

булырга тиеш. Ул мин кылган хаталарны беркайчан да кабатламаска тиеш!

Ярабби, Ярабби! Бәхет казаны чайпалмасын, саф күңеленә кара дегет

таммасын, күзләрендәге нур сүнмәсен. Ярабби, Ярабби! Юлларын ак ит,

гомерен хак ит…

Улым…

Ул ныклы адымнары белән өч яшенә атлый. Өч яшь! Өч ел! Кайда идем

мин моңарчы? Нишләп йөрдем?

Улым…

Ул бүгенге кебек булмаячак инде. Бер айдан бүгенге кебек булмаячак. Бер

атнадан… Ул күз алдында, менә хәзер, шушы мизгелдә үзгәрә бара: чәче куера,

буе тартыла, кимерчәге ныгый.

Ул – минем дәвамым, минем каным.

Ул – үлемсезлеккә дәгъвам.

Ул – улым…

Алты тулуга карамастан, табигый, көн яп-якты иде әле, беркайчан да

караңгы төшмәячәк, беркайчан да кич җитмәячәк кебек иде. Кояш «Кырлай»

бакчасына җемелдәвекләрен сипте.

– Синең морожный ашаганың бармы әле?

Әмир тырышып-тырышып хәтерендә казынырга кереште.

– Шундый тәмле ул, ашаганың бармы?

Ахыр чиктә, түзмәде – басымны беренче иҗеккә ясап:

– Бе-мим, – дип таныды.

– Юктыр, – дип елмайдым мин. – Өйләнгәнче әниең күрсәтми әле аны сиңа.

«Салкын тияр, тамагы шешәр…»

Без яшеллек эчендә утырган паркка күмелдек. Уйнамаган уен, йөреп

карамаган ат, машина калмады. Әйләндек, бөтерелдек, куыштык, узыштык!

Отыры Җир шары үзе коточкыч зур карусель кебек тоела башлады миңа. Әмир

куанычыннан нишләргә белмәде: тупырдады, сикерде, көлде! Ул көлгән саен

иртә җыерчыкланган маңгай сырларым тигезләнә, берән-сәрән баш төрткән чал

чәчләрем кими, күз агын челтәрләгән кан тамырчыклары тарала бара иде гүя…

Чираттагы шешә суын каплаганнан соң, Әмир, һич чыдый алмыйча, тыпыртыпыр бии башлады:

– Печтәм, печтәм, печтәм!

Улымны кочып алдым да, чалбар изүен чишеп, мөллиен дөньяга чыгардым:

– Өскә каратып си, улым! Йолдызларны чылатырлык булсын!..


Безнең бер төн калып бара иде…

Машинаның тышкы ягында хөкем сөргән шушы бер төн. Нибары.

Артта Әмир мышный. Керфекләре йомылган. Башы сул иңенә салынган.

Тәне изелгән. Хәзер кайтып җитәбез. Рәхәтләнеп диванны тутырып йокларсың.

Тәрәзәгә сыланган яктылыкны кичеп, Касыймовлар урамыннан ишегалдына

борылдым. Туктадым. Монда аулак урын. Тыныч. Подъезд төбендә таптанган

адәмне күреп: «Кем булыр бу?» – дип шикләнергә өлгермәдем, үзе шашкан

кыяфәттә каршыма килеп, алгы ишеккә ябышты:

– Ул телефон нәрсә өчен сиңа? Җанымны чыгара яздың бит, сволочь!

Аиданы тавышыннан танымаслык түгел иде.

– Чү, чәрелдәмә, баланы уятасың! – дидем мин, мөмкин кадәр сабырлык

сакларга тырышып.

Куркудан башы-күзе тонган хатын:

– Кайда ул? – дип ачыргаланды, аннары, җавабымны да тыңлап тормастан,

машина ишеген бер-бер артлы дөбер-шатыр ачып-яба башлады. Үзгә вакытта

мин бу хәлне бик авыр кичерер идем, билгеле.

– Йоклый, – дидем.

Аида баланы кулына алды, аны бертуктаусыз үбәргә, сөяргә, кочакларга

кереште һәм, ниһаять, үкереп елап җибәрде. Дөньяда инкыйлаб кылынганын

аңышып бетмәгән Әмир теләр-теләмәс кенә күзләрен ачты, озакламый аның

бөрешкән ирененә елмаю кунды:

– Әньем.

– Кайтуың иртәгә иде бугай, – дидем мин, сүзләремнең гарип җөмләгә

оешуын абайламыйча. Җавап авызымны тиз япты:

– Синнән сорармын!

Аида Әмирне җиргә төшерде, аның битенә, кашына тамган күз яшьләрен

сөртте, киемен рәтләде:

– Әйдә, өйгә кайтабыз. Сиңа шундый матур күлмәк алдым.

– Әтьем, тиккек, – дип миңа кулын сузды Әмир. Бугазыма төер тыгылды.

– Юк, – диде әнисе. Аның фикере катгый иде. – Әти кайтмый.

– Бәлки, өйгә кереп чыгарбыз?

– Метрога өлгерәсе бар.

– Әтьем, тиккек.

– Үзем кайтарам.

– Кирәкми.

– Әтьем, тиккек.

– Юк, әтинең эше күп, эшләсен.

Алар акрын гына миннән ераклаша башлады.

– Әтьем! – дип кыбырсыды сабый.

Алар шәһәр яктылыгында йөзеп бара иде. Әмир:

– Әтьем! – дип еларга ук кереште.

Мин, ялгыш хәрәкәтләнеп, нәрсәгәдер басканымны сиздем. Аяк очында

куян баласы ауный иде. Машина ишеген ябып, озынколакны кулга алдым,

тузанын каккаладым.

– Әтьем! – дип өзгәләнде сабый.

Башны күтәрсәм, ни күрим: каршыма Аида ыжгырып килә иде. Мин дә,

ирексездән, аңа томырылдым. Күзгә күз терәлгәч:

– Нигә көйсезләнә, дисәм, – диде ул, уенчыкны кулымнан умырып. –

Тырыйгы икән бит… Мә, – дип Әмиргә борылды: – Башка югалтасы булма.

Малай шунда ук тынычланды. Алар кабат яктылыкка китте.

Мин берьялгызым караңгылыкта калдым.

"КУ" 8, 2017

Фото: pixabay

Бәйле