Рината Тей: «Төннәрен ирем белән хастаханәдә ятам»

-- Лейла

Көз көне Ринатаның тормыш иптәше авариягә эләгеп, комага китә. Без моның турында язган идек инде. Рината Тей аның хәле турында инстаграмына яза.

«- Кадерле дусларым, бу пост иремнең сәламәтлегенә  багышланачак, чөнки бик күпләр миңа аның турында язалар һәм сорыйлар. Алдан ук гафу үтенәм: җавап бирмим, аңлагыз, мин моны көннәр буе эшләп өлгермим һәм төннәрен ирем белән хастаханәдә ятам.

Хәзерге вакытта  ул күзләрне ачты, ишетә, белә(кебек), без сөйләшкән кайбер командаларны башкара. Көн саен шөгыльләнәбез, әкрен-әкрен генә утырта башладык.. Аның элеккеге хәленә кире кайтарырга өмет бар.» — ди ул.

Бәйле