Яңа ел корпоративыңда җырчы булсын дисәң, ничә сум чыгарып салырга кирәк?

-- Лейла

Җырчылар, артистлар, алып баручылар өчен чираттагы «урак өсте» башланды. Яңа ел алдыннан һәр коллектив диярлек корпоративлар уздыра. Оешма көчлерәк, зуррак булган саен, бәйрәмнәр күңеллерәк, зәвыклырак, баерак уза. Билгеле инде, андый бәйрәмнәргә йолдызларны да чакыралар. Табын артына түгел – эшкә, әлбәттә!

Кеше акчасын санау матур күренеш түгел, дисәләр дә, «Шәһри Казан» татар шоу-бизнесында танылган «корпоративщик»лардан бәйрәм оештыру күпмегә төшәчәген белеште.

Инде шактый тәҗрибәле, атнага берничәшәр мәҗлесләр алып баручы Фәнил Вакказов сүзләренчә, хезмәте өчен түләүне ул ничә сәгать эшләвенә карап ала.

– Әгәр мине чакырырга теләп шалтыраталар икән, төгәл гонорар юк дип җавап бирәм. Чөнки бәягә бик күп факторлар йогынты ясый. Гадәттә, без икәү – мин һәм тагын ди-джей була. Иң беренче гонорарга йогынты ясый торган фактор ул –  аппаратураның күләме. Бәләкәй һәм зур заллар була. Кайбер залларның үзләренең аппаратурасы  бар. Аппарат зур булган саен, чыгымнар күбрәк. Икенче фактор ул – бәйрәмнең узу урыны. Ераккарак барганда, юл чыгымнарын да исәпкә алмый булмый. Җомга, шимбә көннәре мәҗлес көннәре булып санала, ә атнаның башка көннәрендә без демократик булырга, арзанрак бәягә чыгыш ясарга  тырышабыз. Әгәр заказ бирүче мин һәм ди-джейдан тыш тагын да программаны бизәп биюче яисә җырчы да чакырырга тели икән, анда бәя тагын артачак. Кемгә нәрсә ошый инде. Шәхсән миңа бальный биюләр ошый. Кемдер Көнчыгыш биюләрен ярата, икенче берәүләр татар халык биюен күрер­гә тели. Шуннан чыгып, программаны үзем оештырып бирә алам. Әгәр дә мәҗлес бик зур булса, ул чагында инде оештыру эшләрен профессионалларга кушу яклымын. Хәзер сәгатьләп түләүгә күчтем, алай җайлырак. Җәй көне алып бару: җырлау – 7 мең, кыш көне исә 6 мең чамасы. Ди-джейның исә 2-3 мең тирәсе килеп чыга. Шуннан кешеләр күпме кирәк икәнен үзләре санап чыгара, – ди Фәнил Вакказов.

Сүз уңаеннан, без Фәнил белән аралашканда, декабрьдә аның өч кенә буш көне калган иде.
Җырчы һәм телевидение алып баручысы Айсылу Габдинова, Фәнилдән аермалы буларак, мәҗлесләр алып бару белән шөгыльләнми, ә барып җырлап кына кайта.

– Соңгы берничә айда үземне  никахлар теркәүче буларак сынап карый башладым. Әлегә тәҗрибә генә туплыйм. Әмма мәҗлесләр алып бару белән шөгыльләнмим. Бәйрәмнәргә чакырсалар, килеп җыр­лап китәм, әлбәттә. Бәяләргә килгәндә, ул мәҗлеснең кайда узуына бәйле. Әгәр дә бәйрәм Казанда уза икән, ул чагында бәясе дә арзанрак. Шәһәрдән читкә чыгасы булса, арта, әлбәттә. Минем чыгышлар 7 мең сумнан башлана, – диде Айсылу Габдинова.

«Ваһапов йолдызлары» проектында хәзер дүрт җырчы чыгыш ясый. Аларны Яңа ел уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә күрәсегез килә икән, 80-100 мең сум түләргә туры киләчәк.

Әгәр дә Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовны чакырсагыз – 60 мең сум, Гөлсирин үзе генә 50 мең сумга җырлый. Азат белән Гөлсирин программасы 1 сәгатьлек һәм аңа 12 җыр кергән.

Азат белән Рәнис Габбасов өчен – 30ар мең, Зәлиләне чакырганда, 20 мең сум түлисе була.

Җырчы Алинә Даутова да корпоративларда бары җырлый гына. Аның чыгышларына биш-алты җыр керә. Чыгышлар 15 мең сумнан башлана. Әгәр дә Казаннан читтә чыгыш ясарга туры килсә, моңа бензин бәясе дә өстәлә, ди Алинә.

Яшь башкаручы Айдар Рәкыйпов та мәҗлесләрдә, корпоративларда чыгыш ясый.

– Программаны алдан сөйләшеп килешәбез. Төрле кешенең төрле җырлар ишетәсе килә. Мин аларга үземнең репертуарда булганнарын сайлап тәкъдим итәм. Бәяләргә килгәндә, төгәл генә әйтә алмыйм, барысын да сөйләшкәннән соң гына билгеләргә була, – диде Айдар Рәкыйпов.
Чагыштыру өчен, Россия күләмендәге алып баручыларны язам. Иң популяр алып баручыларның берсе – Дмитрий Нагиев – Яңа ел кичегезне 5 миллион сумга бизәргә риза.

«Камеди вумен» резиденты, үзе дә  Казаннан булган Екатерина Скулкинаны Татарстан башкаласына 1,2 миллион сумга чакырып була икән.

Татарстанда иң кыйммәтле кунак – Элвин Грей. Узган елны җырчыны ярты миллион сумга чакырып булса, быел ул  600 мең сум «тора». Бу бәягә  артист 1 сәгатьлек программа күрсәтергә вәгъдә итә.
Салават Фәтхетдиновның бәя­ләре артмаган. Былтыр да, быел да – 250 мең сум. Ул бәягә 9 җыр җырлый диелгән, димәк, эстрадабыз мэтрының бер җыр башкару бәясе – 30 мең  сум тирәсе.

Фирдүс Тямаевны үзен генә чакырту – 200 000 сум. Ә менә төркеме белән килсә, бәя 100 000 сумга кыйммәтрәк. Әмма иң рәхәте шул – алар кич буе сезнең белән бәйрәм күрке булып торачак.
Данир Сабиров та кичегезне 200 мең сумга бизәргә «риза».

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле