//Татар Тудей // Татар Бүген //
29 гыйнвар Ландыш Нигъмәтҗанова үзенең Инстаграм битендә 15 ел хезмәт иткән «Барс-Медиа» ширкәтеннән китәргә карар кылуы турында хәбәр итте.
Сәбәбен ширкәттәге бертуган абыйлар арасындагы низаг дип аңлата җырчы. «Сөяркәсе белән яшәр өчен кызының әтисенә каршы баруы. Ә бит өстәвенә әлеге сөяркә компания өчен мөһим булган карарлар чыгара,» — дип әйтә үзенең видео хәбәрендә Ландыш Нигъмәтҗанова. Ул гәйбәт сөйләмәвен һәм үзенең сүзләрен расларга әзер булуын да белдерә.
«Ә сезне, Динә Маратовна һәм Айгөл Миндаровна кушылырга чакырам,» — дип, җырчы хәзерге вакытта «Барс-Медиа» ширкәте җитәкчесе һәм җырчы Иркәгә мөрәҗәгать итеп, сүзен тәмамлый.
Ландыш Нигъмәтҗанованың бу хәбәренә шактый комментарияләр язганнар. Кемдер пиар дип саный, ә кемдер Ландышны хуплый. Шулар арасында Фирдүс Тямаев «Сугыш башланды» дигән фикер калдырган.
Мәгълүмат Ландыш Нигъмәтҗанова Инстаграм битеннән