“Сугыш башланды”- Ландыш Нигъмәтҗанованың ашыгыч хәбәренә Фирдүс Тямаев нигә шулай ди? [видео]

-- Alina
//Татар Тудей // Татар Бүген //

29 гыйнвар Ландыш Нигъмәтҗанова үзенең Инстаграм битендә 15 ел хезмәт иткән “Барс-Медиа” ширкәтеннән китәргә карар кылуы турында хәбәр итте.

Сәбәбен ширкәттәге бертуган абыйлар арасындагы низаг дип аңлата җырчы. “Сөяркәсе белән яшәр өчен кызының әтисенә каршы баруы. Ә бит өстәвенә әлеге сөяркә компания өчен мөһим булган карарлар чыгара,” – дип әйтә үзенең видео хәбәрендә Ландыш Нигъмәтҗанова. Ул гәйбәт сөйләмәвен һәм үзенең сүзләрен расларга әзер булуын да белдерә.

“Ә сезне, Динә Маратовна һәм Айгөл Миндаровна кушылырга чакырам,” – дип, җырчы хәзерге вакытта “Барс-Медиа” ширкәте җитәкчесе һәм җырчы Иркәгә мөрәҗәгать итеп, сүзен тәмамлый.

Ландыш Нигъмәтҗанованың бу хәбәренә шактый комментарияләр язганнар. Кемдер пиар дип саный, ә кемдер Ландышны хуплый.  Шулар арасында Фирдүс Тямаев “Сугыш башланды” дигән фикер калдырган.

Мәгълүмат Ландыш Нигъмәтҗанова Инстаграм битеннән

Бәйле