«Ул өч гасырда, өч дәүләттә яшәде»

-- Alina

Иң озын гомерле Фатыйма әби вафат булды.

Таҗикстанда яшәгән, дөньядагы иң озын гомерле кеше булып исәпләнгән Фатыйма Мирзакулова 127нче яшендә вафат булган, дип хәбәр итә Sputnik-Таджикистан».

Ул 1893 елның 13 мартында туган. Ике тапкыр кияүгә чыккан булган. Фатыйма әбинең 8 баласы булган, 200дән артык оныгы, оныкчыгы бар.

1893 елда туып, ул өч гасырда, өч дәүләттә – Бохара әмирлегендә, Советлар Союзында һәм бәйсез Таҗикстанда яшәде.

Фатыйма карчык

 

Мәгълүмат Кызыл Таң
Фото Image caption

Бәйле