// Татар Тудей // Татар Бүген //
Билгесез кешеләр Ришат Фазлыйәхмәтовның машина тәрәзәсен ватканнар. Шул сәбәпле җырчы Инстаграм битендә видео мөрәҗәгать ясаган.
«Машинамда костюмнарымнан башка берни дә юк. Документ-акчаларымны һәрвакыт үзем белән йөртәм, калдырмыйм. Дусларым, сак булыгыз, Казанда мондый хәл еш күзәтелә. Борчылып, бик күп комментарий язган тамашачыларым һәм дусларыма битараф булмаганнары өчен рәхмәтемне белдерәм» — дигән ул.
Машина тәрәзәсен вату кемгә кирәк булганлыгын Ришат белми. Шулай ук ул ГАИ һәм полиция хезмәткәрләрен дә чакыртмаган.
https://www.instagram.com/tv/B8HALkdowwz/?igshid=1mpsfh4l1hz7n
Мәгълүмат Ришат Фазлыйәхмәтов Инстаграм битеннән