«Ул миңа …» — Иркә Айгөл Рәхимова нәрсә эшләгән? [видео]

-- Alina
// Татар Тудей // Татар Бүген //

4 февраль  җырчы Айгөл Рәхимова  Инстаграм битендә «Барс Медиа» ширкәтенә кагылышлы вакыйгаларга тукталды.

«Бу ширкәттә мин 7 ел буе низагларсыз эшләдем. Динә Маратовна белән дә мөнәсәбәтләребез яхшы иде. Әмма барысы да бер көндә үзгәрде. 2019 елның 26 февралендә җырчы Иркә белән бер зур чарада эшләргә туры килде. Ул  миңа шат түгел иде, хәтта тавыш күтәрде. Мин аңа игътибар итмичә генә эшләдем. Икенче көнне миңа продюссерым шалтратып, мине телевидениядән, радиолардан һәм TMTV каналы премиясеннән алдылар дигән хәбәр җиткерде. Шунысын да әйтергә кирәк: премиягә 5 көн калган иде. Башта беркем дә миңа карата бернинди дәгъва белдермәде, әмма теге чарадан соң әллә нинди сылтамалар табып, мине премиядән төшереп калдырдылар. Сәбәбен дә төгәл генә аңлата алмадылар. Бу кемнең эше икәне шунда ук аңлашылды. Мин үпәләдем, нык борчылдым. «Барс Медиа»га карата хөрмәтем зур булганга гына тавыш күтәрмәдем. Әмма хәзер берсе артыннан берсе әллә нинди куркыныч вакыйгалар булып тора. Шуңа күрә мин дә сүз әйтергә булдым. Мин гаделлек ягында. Гади генә артист башка шундый ук артистлар белән җитәкләргә тиеш түгел» — дип сөйли җырчы.

Мәгълүмат Айгөл Рәхимованың Инстаграм битеннән

Бәйле