Россиядә гадәти булмаган бала туган

-- Alina

Мондый очрак миллионга бер була, дип бәяләгән Воронеж табиблары. Эш шунда ки, 38 яшьлек Евгения Батурина көмәнен аналыкта түгел, ә корсак куышлыгында күтәргән. Кызчык сау-сәламәт тууын  дөньяда уникаль очрак булып санала.

Табиблар әйтүенчә, баланың корсак куышлыгында  үсеш алуы якынча 0,4 процент очракта гына күзәтелә икән. Һәм, гадәттә, мондый вакытта нарасый исән калмый. Мондый көмәнлек әни кеше өчен дә бик куркыныч. 20 процент очракта ул хатын-кызның үлеме белән тәмамлана.

Шунысы кызык, Евгения үзенең бала көтүен озак вакыт белмәгән. Эче бик каты авырта башлагач кына ул табибларга мөрәҗәгать итә. Авырлы икәнен белгәндә көмәненә 34 атна булган була инде. УЗИ табибы шунда ук яралгының зур булуына игътибар итә. Кечкенә вакытта беленсә, табиблар яралгыны төшерттергән булыр идек, әлбәттә, ди алар.

Табиблар баланы 36 атнада ярып алалар. Бәби табар алдыннан хәле бик авырлашкан әни дә, бала да бүген сау-сәламәт.

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле